erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Марат Садыйков: Хастаханәләргә мөрәҗәгать итүнең 90 проценты шикне бетерү өчен булган

Поликлиникалар планлы кабул итүләргә ябык вакытта Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенә һәм ДРКБга 90% ка якын мөрәҗәгать “андый-смондый хәл була калса” дигән фикер белән булган. Бу хакта туры эфир вакытында ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков җиткерде.

 

Хастаханәләр планлы кабул итүләр өчен ябык булганда, № 7 шәһәр хастаханәсенә һәм Балалар республика клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать итүләрнең 90 проценты шикне бетерү өчен генә булган. Бу хакта туры эфирда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде. 

«Элек № 7 шәһәр хастаханәсенең, ДРКБның кабул итү бүлегенә бер тәүлеккә якынча 340-350 кеше мөрәҗәгать итә иде. Хәер, аларның 50 проценттан артыгы хастаханәгә ятудан баш тарта иде, — диде Марат Садыйков. — Бу чорда мөрәҗәгатьләрнең 80-90 проценты шикне бетерү өчен генә булды».

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында бу күрсәткеч анализланачак һәм киләчәктә республикада медицина ярдәме күрсәтү системасы үзгәртелергә мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Министр әйтүенчә, үзизоляция вакытында ашыгыч хәлләр буенча мөрәҗәгатьләр булмаган диярлек. Поликлиниканың планлы кабул итү бүлекләре ябык иде.

Хәзер Татарстан хастаханәләре эшли башлады. «Халык күбрәк иртәнге 8-11 сәгатьләрдә килә. Төштән соң килүчеләр юк, барысы да тыныч. Әмма без эпидемиологик чараларын үтәргә: битлек, перчатка кияргә һәм дистанцияне сакларга тиеш», — диде министр. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X