erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Марат турында эчә дигән сүз дөресме?

Тагын бер гайбәткә нокта куясы килә.

Шушы яктан, шушы туфрактан без", "Әнкәй, мине таңда уят әле" һәм башка җырлары аша күңел кылларын тибрәткән үзенчәлекле моң иясе Марат Фәйрушинның сонгы вакытта еш күренүе шатландыра. Әйтерсең лә, җырчының яңа сулышы ачылды. Үзизоляция вакытында Инстаграмда ике тапкыр онлайн концерт куйды ул. Хәлләрен сорашып үзенә шалтыраттык.   - Хәлләрем, Аллага шөкер, яхшы. Авылда ял итәм. Гөмбә җыеп кайттык. Моңа кадәр гөмбә җыйганым юк иде, беренче баруым.

  - Соңгы арада илһамланым иҗат итүеңә мәхәббәт сәбәпче түгелдер бит, Марат?  

- Мине тамашачым илһамландыра, шуңа да социаль челтәрләр аша һәрвакыт элемтәдә булырга тырышам. Гашыйк булмадым, әлегә мин эзләнүдә. Тиң ярымны тапмадым. Өйләнеп, гаилә корасым килә.  

- Элеккеге хатының (җырчы Гөлназ Шакирова) белән аралашасызмы?

  - Бала мәсьәләсендә генә.  

- Кызыңа ничә яшь? Күрешеп торасызмы?

  - 3 яшь тә 5 ай. Кызым Казанда яши, мин - Түбән Камада. Коронавирус аркасында икенче ай күргәнем юк. Борчып йөрисем килми, чөнки бала белән урамда, паркта яки күңел ачу үзәкләрендә йөрү куркыныч. Үзем өчен курыкмыйм, баланы урамда кешеләр арасында йөртергә теләмим. Ә болай айга бер булса да күрешеп торабыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

  - Марат, сезнең аерылышу турында төрле сүзләр йөрде. Синеңчә, гаеп кемдә булды?   - Дөресен генә әйткәндә, андый чакта бер генә кеше гаепле була алмый. Ике якта да гаеп бар.   - Ни өчен мәхәббәт шулай тиз сүрелде?

  - Безнең арада кайнар мәхәббәт булмады. Мөнәсәбәтләр коры иде. Без ике ай гына очраштык та никах укыттык. Бу - ялгыш адым булгандыр, күрәсең. Икебез дә уйламыйча эш иттек. Безнең арада гармония булмады, шуңа күрә без аерылыштык. Мин Гөлназның өметләрен аклый алмадым кебек.   - Фатирыгыз булмадымы, әллә машина алып бирмәдеңме?   - Казанда ике бүлмәле фатирыбыз, икебездә дә машина бар иде...   - Сиңа кадәр Гөлназ җырчы Айдар Ракипов белән йөргән. Араларына кермәгәнсеңдер бит? Айдар белән күрешкәндә исәнләшәсезме?  

- Мин Гөлназ белән танышканда, алар инде йөрми иде. Аларның йөргәннәрен дә, дуэт җырлаганнарын да хәтерлим. Айдар белән күрешкән бар, исәнләшәбез. Мин аларны аермадым. Йөргән булсалар, кысылмас идем, әлбәттә. Мин кеше арасын боза торган кеше түгел.

  - Син дә Фәридә Сөнгәтова белән дуэт башкардың. Арагызда нидер бармы?

- Фәридә - шулкадәр әйбәт, акыллы, гаилә корыр өчен менә дигән кыз! Яшермим, үзен ошатып та йөрдем. Ләкин ул кияүгә чыкты, туйларында да булдым. Вакытны кире кайтарып булса, очрашып йөрергә тәкъдим ясар идем.  

- Марат, тагын бер гайбәткә нокта куясы килә. Сине эчә дигән сүз дөресме?

  - Миңа бу сүзне әйтүчеләр булды. Юк, дөрес түгел. Мин башка күп кенә кешеләр кебек үк бәйрәмнәрдә алкоголь эчәм, ләкин исереп йөри торган гадәтем юк. Әти-әни эчми. Абыем полициядә эшли, әти дә гомере буе шунда эшләде. Лена РӘХИМОВА Шәһри Казан Тулырак:https://matbugat.ru/news/?id=29102

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X