Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Марсель абый дибез, сәгатьне уйлап

    “Марсель абыйны сагынып килдем, аның кебек кеше Татарстанда бер генә”, – диде танышы.

    “Кул сәгатен күрсәтеп алырмын дигән идем, Марсель абый эшләми икән инде”, – диде бер танышым. “Алай икән, – дим. – Урам буйлап җай гына килгәнен күрә идем, соңгы вакытта күренгәне юк шул”.

    Марсель абый озак еллар күрешеп яшәгәнгәдер туган кебек якын күргән кеше инде ул. Моны мин генә түгел, Арчаның өлкәнрәк яшьтәге һәр кешесе әйтә. Бик җайлы, ипле кеше ул. Хатыны Фирая апа белән үз гомерләрендә күпме сәгать төзәткәндер ала! Хәзер генә ул сәгатьләрнең ниндие генә юк. Өй саен күп булса 1–2 сәгать булган заманнарда эшләде алар.

    Кызыксынуым артты, аларның өй номерын җыйдым. “Шушы тирәгә генә чыккан иде, кергәч әйтермен”, – диде Фирая апа. Марсель абый бераздан үзе дә шалтыратты, хәл белгәнгә куанды: “Зарланырлык әйбер юк, мин эшләгән урын базарда иде, аны яптылар, әле туктарга исәп юк иде”, – диде. Җомга көнне намаздан соң очрашырга сөйләштек.

    “Бер очрашу – бер гомер”, – дип нәкъ менә шундый кешеләр турында әйтәләрдер инде. Марсель абый белән Фирая апа мине иң якын кешеләре кебек каршы алдылар. “Быел безнең юбилейлар елы, – диде Марсель абый елмаеп. – Минем сәгать төзәтә башлаганга да, өйләнешкәнебезгә дә 60 ел тула”.

    Икесе янәшә утырып, бер-берсен тулыландырып шул елларны искә төшереп үтте алар. Марсель абый – Күпербаш, Фирая апа Биектау районының Коркачык авылларыннан. Арча сөт заводында эшләгәндә танышканнар. Яшүсмер Марсельне Бөгелмәгә мастерлыкка укырга җибәрәләр. Аннан кайткач Иске Масрада сепаратор пунктында эшләп ала, яңадан Арчага кайтып эшли.

    – Минем сәгать төзәтүгә кереп китүем очраклы гына булды, – ди Марсель абый Камалиев. – Бервакыт көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатыннан миңа телевизор төзәтүче булырга укып кайтырга тәкъдим иттеләр. Уку дигәне – оста эшләгәнне карап өйрәнү инде. Берничә көннән авырып китте бу. “Тиз генә эшкә чыгарлык түгел, әйдә сәгать төзәтергә өйрән, аның  остасы урынында”, диделәр. Арчага кайткач Тәлгать абый белән эшләдем, бер аягы юк иде, бик әйбәт кеше иде. Мин әле сәгать төзәтергә Фираяны да өйрәттем”.

    – 21 ел кайнана белән яшәдем, – дип сүзгә кушыла Фирая апа. – Гадел, әйбәт кеше иде, матур яшәдек. Ул авырып киткәч өйдә торып эшләргә туры килде. Икебезгә дә айлык план җиткерәләр иде. Планны үтәсәң өйдә генә эшли аласың, диделәр.

    Фирая апа өй салуы иң авыры булды, ди. 19–20 яшь кенә була аларга бу вакытта.

    Марсель абый гармунын алып җырлап та җибәрде. Белгәннәр мәҗлесләр күрке иде алар, дип искә ала. “Марсель абый син концертлардан кайтып кермәгәнсеңдер инде”, – дигән булам. Җавапны Фирая апа бирде: “Кайнанам беркая да чыгармады аны үзен генә, концертларга йөрисең килсә өйләнмәскә иде”, – диде.

    Тату гаиләдә өч кыз үсә. Олысы Кадрия Казанда теш табибы булып эшли, арчалар аны мактап сөйли. Уртанчылары Алсу – икътисадчы, кечеләре Чулпан хәзерге вакытта  әти-әнисе янында, өлкән яшьтәге кешеләргә булышучы кирәк.

    Марсель абый озата чыкты, каршыга тагын бер танышы очрады. Кочаклашып күрештеләр: “Марсель абыйны сагынып килдем, аның кебек кеше Татарстанда бер генә”, – диде танышы.

    Ильяс Фәттахов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: