“Мәрхәмәтлек үзәге” каршындагы көндезге бүлектә шөгыльләнүче Эльвина Госманова: “Авылда чәчтарашханә булса, шунда эшләр идем”
Тумыштан мөмкинлекләре чикле Эльвина Госманова “Мәрхәмәтлек үзәге” каршындагы көндезге бүлектә шөгыльләнә.
“Мәрхәмәтлек үзәге” каршындагы көндезге бүлектә бүген барысы 20 кеше шөгыльләнә. “Демография” илкүләм проекты кысаларында үз эшен башлап җибәргән әлеге бүлек ике ел хезмәт куя.
Биредә эш ике төркемгә бүлеп алып барыла: 18 яшьтән һәм 60 яшьтән өлкән ярдәмгә мохтаҗ райондашлар өчен. Социаль хезмәт алучылар хәтерне, игътибарны арттыру һәм аралашу күнекмәләрен яхшыртуга юнәлтелгән дәресләрдә катнаша.
Фикерләү сәләтләре үзенчәлекле, чынбарлыкны кабул итү мөмкинлекләре чикле булган 13 егет һәм кыз атнага өч тапкыр үзәккә килеп, төрле юнәлешләр буенча белем-күнекмәләр ала. Тумыштан мөмкинлекләре чикле Эльвина Госманова биредә бүлек ачылганнан бирле даими шөгыльләнә. Кечкенәдән сөйләмендә һәм баш мие эшчәнлегендә тоткарлыклар булучы кыз бүген үзен аралашучан һәм актив итеп күрсәтә.
– Безгә йөри башлаганда Эльвина оялчан, үзенә бикләнгән кыз иде. Сорауларга авырдан гына җавап бирү һәм күп нәрсәдән куркып калу сизелде. Ике ел шөгыльләнү барышында без аның үз-үзен тотышында уңай якка сизелерлек үзгәрешләр күрәбез. Ул ачылып китте, башкалар арасында лидер булырга ярата, оештыру сәләте барлыкка килде. Хәзер ул мөстәкыйль карарлар кабул итә һәм үз фикерен әйтә белә, – диде көндезге бүлек мөдире Миләүшә Шәесламова.
Эльвина монда бик теләп шөгыльләнә. Оялчан гына булса да, теләк-ниятләрен җиткерә белә, башлаган эшен ахыргача эшли. Кул эшләрен аеруча ярата. Бигрәк тә тегү һәм бәйләүне үз итә ул. Тегү буенча махсус курсларны да тәмамлаган. Бәйләү эше буенча быелгы елның март аенда “Абилимпикс” чемпионатында өченче урынга лаек булган. Шапка-шарфлар, сумкалар бәйли ул.
– Мин Мөрәле авылында яшим. Әтием, әнием, абыем бар. Өйдә төрле эшләр эшләргә яратам. Маллар карашам, өйләрне җыештырам. Авылда минем әбием дә бар. Кирәк чакта аңа да барып булышам. Мөрәле һәм Сеҗе мәктәпләрендә укыдым. Мин укыганда автобус юк иде, Сеҗе мәктәбенә җәяү йөрдем. Тегәргә һәм бәйләргә бик яратам. Үземә кирәкле җепләрне кибеттән үзем сайлап алам, – дип, үзе турында сөйләде Эльвина.
Эльвинаның кызыксынулары кул эшләре белән генә тәмамланмый, кыз чәч кисү белән дә кызыксына. Әлеге юнәлеш буенча шулай ук махсус курсларны тәмамлаган һәм бүген теләгән авылдашларының чәчен кисә ул. “Авылда чәчтарашханә булса, шунда эшләр идем”, – ди.
Күп сөйләшергә яратмый, кирәген генә, кыска һәм төгәл итеп җиткерә ул. Тик күңеленә кереп калган вакыйгалар белән уртаклашырга ярата. Мәсәлән, берничә ел элек күршеләрендә чыккан янгын кызның хәтеренә авыр хатирә булып кереп калган. Әлеге вакыйгадан соң, ул уттан курка.
– Биредәге һәркемнең күңелендә ниндидер курку бар. Алар чынбарлыкны башкачарак кабул итә. Әлеге егет-кызларны тормышка җайлаштыру – безнең бурыч. Алар хәзер әти-әни канаты астында яшиләр һәм алардан башка яшәүгә җайлашмаган. Шуңа да, үзләре генә дә нидер эшли алырлык шәхесләр тәрбияләүне без үз өстебезгә алдык, – ди Миләүшә Шәесламова.
Эльвина Госманованың әти-әнисе белән әлеге бүлек хезмәткәрләре һәрдаим элемтәдә тора. Район һәм республикакүләм чараларда Госмановлар гаиләсе актив катнаша. Кызның әнисе Гүзәл ханым Сеҗе авыл җирлегендә әйдәп баручы белгеч. Әтисе Ильян әфәнде “Ак барс” агрокомплексы”нда механизатор. Кызларының биредә шөгыльләнүен хуплый алар. “Иртән сүлпән генә чыгып киткән кызыбыз, бу бүлектәге күнекмәләрдән соң, күтәренке кәеф белән кайта. Биредә эшләүчеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез”, – ди Гүзәл Госманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев