erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Машина урлауда шикләнелүче тоткарланды

Кеше һәм закон

 

“Росгвардия” һәм полиция хезмәткәрләре Арча шәһәрендә элек хөкем ителгән ир кешене машина урлап китүдә шикләнеп тоткарладылар.

Машина урлап китүләре турында полициягә бер хатын-кыз төнге сәгать икедә хәбәр итә. Бу турыдагы мәгълүмат барлык тышкы хезмәткәрләргә җиткерелә. Әлеге маршрутта патрульлек итүче “Росгвардия” хезмәткәрләре күрсәтелгән адрес буенча киләләр, булган вакыйганы ачыклыйлар. Чит илдә эшләнгән машина хуҗасы булган хатын-кыз аңлатуынча, кичен ул машинаны керү юлы янына куя, сигналны тоташтыра да өенә кереп китә. Кабызу ачкычын йозакта калдыра, ә сигнал брелогын үзе белән ала.

Төнлә аның фатирына сизгер күршесе шалтырата һәм берничә минут элек аны автомобиль сигналы уятуын, тәрәзәдән карагач китеп барган машина күрүен әйтә. Хатын-кыз шунда ук урамга йөгереп чыга, әмма автомобиль куелган урында булмый.

“Росгвардия” хезмәткәрләре бинаның тышкы ягындагы видеокүзәтү камерасы язмасын карап шикле кешенең билгеләрен ачыклыйлар һәм  ведомстводан тыш сакның патруль экипажы белән эзләргә чыгалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Урланган  автомобиль Мәктәп урамында табыла. Кузовында тырналган урыннар бар, сул як алгы ишеге, арткы бампер зарарланган, көзге сынган. Бераздан шикле кеше үзе дә тоткарлана, аны дежур частена алып кайталар. Элек чит кеше торагының кагылгысызлыгын бозган өчен хөкем ителгән 22 яшьлек гражданин булып чыга ул. Гаебен таный, урлап алып китеп барганда идарәне югалтып коймага килеп керүен әйтә.

Хәзер аңа карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Безгә бу турыда “Росгвардия”нең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X