erid:2VtzquqpS7d
Машина әйләнеп капланган һәм янып беткән
Арча яңалыклары

Машина әйләнеп капланган һәм янып беткән

Мәскәүдән кунакка килгән яшьләр Татарстанда коточкыч авариягә юлыккан.

Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт яшь кеше зыян күргән. 19 һәм 22 яшьлек ике егет, шулай ук аларның юлдашлары 15 һәм 16 яшьлек кызлар автомобиль авариясенә эләккән.

Бәла кичә иртән ТР Бөгелмә районында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, Мәскәү номерлары куелган Volkswagen Golf автомобиль йөртүчесе югары тизлек аркасында идарәне югалта һәм машина юл астына оча. Автомобиль берничә тапкыр әйләнеп каплана.


Бик каты бәрелүдән машинага ут каба. Бәхеткә, тимер ат эчендә беркем дә булмый. Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр килгән, алар утны сүндергән. Әмма санаулы вакыт эчендә чит ил машинасы тулысынча янып беткән. Юл-транспорт һәлакәте вакытында машина эчендә булган яшьләр төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар, аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә илткәннәр. 
 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/mashina-ylnep-kaplangan-m-yanyp-betkn


Нет комментариев