erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Машинада сабый бала янып үлгән

Бик кызганыч.

Сабый машинада үзе генә калган булган.

Машинада бикләнеп калган бала әбисе белән бабасы күз алдында янып үлгән.

Белгород өлкәсендәге Валуйки шәһәрендә 4 сентябрьдә көндез фаҗига була. Инвалид малай машина эчендә тереләй янып үлә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте. Бала әбисе һәм бабасы белән яши. Аның әнисе үлгән, әтисен бер тапкыр күргәне дә булмаган.   Җомга көнне бу гаилә «җиделе» «Жигули»га утырып базарга бара. Малай белән бабай машинада утырып кала, әби әйберләр сатып алырга китә. Бераздан әби бабайга шалтырата. Бабай оныгын машинада бикләп калдыра, үзе әбигә сумкаларын алып килешергә китә.   Әби белән бабай берничә минуттан әйләнеп килгәндә, «Жигули»га ут капкан, тирә-юньгә кешеләр җыелган була.   Янгынны сүндергәч, салонда малайны табалар. Ул бик каты пешеп беткән, шулай да исән була. Ләкин аны коткара алмыйлар. Сабый дәваханәгә барышлый, юлда вафат була.  

Шаһитлар сүзләренчә, иминлек каешы ватык булган. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Янгын электр үткәргечләре төзек булмаганга килеп чыккан дип фаразлыйлар

Тулырак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/mashinada-sabyy-bala-yanyp-lgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X