erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Машинаны бала белән бергә эвакуацияләгәннәр

Сабыйның әнисе банкка кереп киткән була.

26 февральдә, Чиләбедә шаккатыргыч хәл булган. Эвакуатор яшь ярымлык сабый белән бергә урамнан машинаны алып киткән. Баланың әнисе бу вакытта берничә минутка каршы яктагы банкка сугылган була.

- Мин монда туктарга ярамаганлыгы, машиналарның эвакуацияләнүе турындагы билгене күрдем. Әмма парковкада бер генә буш урын да юк иде. Шуңа билге астындагы бердәнбер урынга машинамны куйдым, ул банк каршында иде, — ди биш бала әнисе Елена Важенина.

Әни кеше әйтүенчә, сабый берничә минутка гына караучысыз калган. Ул чыкканчы машинаны эвакуатор белән штрафстоянкага алып та киткәннәр. Юл-патруль һәм эвакуация хезмәте хезмәткәрләре ананың закон буенча баланы машинада калдырырга тиеш түгеллеген раслый. Малайны алар күрмәгән, чөнки пыялада тонировка булган.

Эвакуация өчен җавап бирүче хезмәткәрләрнең гамәлләрен шәһәр башлыгының беренче урынбасары Ирина Гехт кискен тәнкыйтьләгән. Чиновник хатын, аларның барысы да җаваплылыкка тарттырылачак, дип ышандыра. Ә салонда улын калдырып киткән әнигә яследә урын алырга булышачаклар.

Фото: cheltv.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Mashinani-bala-bel-n-berg-evakuatsiyal-g-nn-r-139873/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X