erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Машинаңны сатып түләтәләр

Әңгәмәдәшебез – Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлекчә җитәкчесе, өлкән суд приставы Алмаз Лотфуллин.

– Алмаз Камилевич, Арча һәм Әтнә районнарында “Салымыңны түлә дә, тынычлап йокла!” – дигән киңәшкә ничек карыйлар?

– Халыкның күпчелек өлеше шулай эшли дә. Әмма  колак салмаучылар да бар, аларның йокылары бик тыныч була алмый инде?

– Андыйларны нинди җәза көтә?

– Башта салымнарның ил бюджетын барлыкка китерүнең аерылгысыз өлеше булуын аңлау кирәк. Салымнар – дәүләт эшчәнлеген финанс ягыннан тәэмин итү максатларында оешмалардан һәм физик затлардан алына торган түләү ул. Салымнарны берничек тә түләми калып булмый, вакытында түләмәсәң пеня исәбенә арта да бара әле ул. Үзең теләп түләмәсәң түләттерүнең законда каралган юллары бар.

Арча һәм Әтнә районнары суд приставлары бүлекчәсе башкаруында, элекке еллардагыларны исәпләп, 40 млн 214 мең сумлык салым түләүләрен эзләп алу турында 2262 башкарма документ бар. Шуларның 16 млн 821 мең сумына 1068 башкарма документ 2021 елда керде. Быел барысы 16 млн 268 мең сум салым түләүләре эзләп алынды.

Салым түләмәүчеләрнең шәхси счетларына арест салына һәм акчалары алына. Бурычлы транспорт чараларын һәм күчемсез милкен теркәтә, Россия Федерациясе чикләреннән вакытлыча чыга алмый. Милкенә арест салына һәм аны сатып, җыйналган бурыч каплатыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

–  Һәм шул исәптән транспорт чарасы да...

– Әйе, явыз рәвештә салым түләмичә йөрүчеләрнең транспорт чараларына арест салына һәм алар салым бурычын  тулысынча түләгәнче махсус урында тотыла. Әгәр бурыч билгеләнгән срокта түләнми икән, транспорт чарасы мәҗбүри сатуга куела. Безнең бүлекчә быел салым буенча бурычы булганнарның 10 транспорт чарасын махсус урынга куйды.

– Бурычлыны машина белән чыкса юлда туктатып машинасына арест салып була. Ә менә машина капка төбендә торса?

– Андый очраклар да бар. Без килгәнне күреп хуҗасы ишекне бикләп куя. Әмма җәзадан болай котылып булмый. Машинаны эвакуатор белән махсус урынга алып китәбез.

Яңа ел бәйрәмнәрендә чит илләрдә ял итәргә җыенучылар арасында салым  буенча бурычлылары булса, аларның хыяллары тормышка ашмаячак. Чөнки бурычлыларны ил чигеннән чыгармыйлар.

Яңа елны бурычлы булып каршылау – начар билге. Күңелегез тыныч булсын өчен “Суд приставларының Федераль хезмәте” рәсми сайтындагы “Банк данных исполнительных производств” сервисында үзегезнең бурычларыгыз юкмы икәнлеген тикшереп карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X