Реклама
18 июльдә төнгә каршы Ык елгасында Минзәлә районында булган хәл бу.
112 номерына шалтырату төнге унберенче яртыда килгән. Шоферы белән бергә машина таудан елгага тәгәрәп төшкән. 1966 елгы ирнең гәүдәсен бүген иртәнге 9да табып алалар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, шоферның гәүдәсе ярдан 5 метр ераклыкта, 3,5 метр тирәнлектә була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз