erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Машинада 2 яшьлек бала да булган

14 сентябрь көнне кич ватсап аша хәбәр килеп иреште: Өчиле авылы борылышына җитәрәк “Шевроле-Лачетти” машинасы трактор арбасына килеп кергән. Нәтиҗәдә, әлеге машинага ут капкан

Гадәттә, андый вакытта беренче булып, һай, исән генә була күрсеннәр, дип уйлыйсың. Танышлармы, юкмы, алар кемнәрнеңдер якыннары, газизләре бит. Зыян күрүче өч кешене хастаханәгә алып киткәннәр, үлүчеләр юк, дип, хәбәр итә шаһитлар.

Әлеге фаҗига буенча төгәл мәгълүмат алу максатыннан без Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илфат Шиһабиевка шалтыраттык.

– Бу хәл Яңа Кенәр юлында Чиканас белән Өчиле авыллары арасында була. Арча ягыннан кызу тизлек белән килүче “Шевроле-Лачетти” машинасы каршы як полосага узарга чыга алмый, машина килә, туктап бетәргә өлгерми, алдан барган тракторга килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, машина яна. Аның салонында өч кеше, ике яшьлек бала да була. Транспорт белән идарә итүченең хатыны авыр тән җәрәхәтләре ала. Өчесе дә Арча үзәк хастаханәсенә озатыла.

Аларның хәлләрен белешү өчен Арча үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов белән элемтәгә чыктык.

– Юл һәлакәтендә 3 кеше зыян күргән. Бу машина йөртүче, аның хатыны һәм баласы. Өчесен дә район үзәк хастаханәсенә алып килделәр. Транспорт белән идарә итүчене тикшергәннән соң амбулатор дәваланырга кайтарып җибәрдек. Хатынына операция ясалды. Балалары кабат тикшерү үтү өчен ДРКБга юлланды. Аның хәле уртача, – дип җавап бирде баш табиб.

Мәкалә басылыр алдыннан тагын шалтыратып сораштык. Рифат Идрисов әйтүенчә, баланы өйгә җибәргәннәр. Әнисенең дә хәле канәгатьләнерлек, хастаханәдән чыгарырга җыеналар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Машина да кызу тизлек белән килгән, трактор арбасында да утлар булмаган. Борылышны күрсәтүче утлар булырга тиеш. Юл һәлакәте куркынычын тудырмауда алар бик зур роль уйный. Аеруча караңгы вакытта, – диде Илфат Шиһабиев.

– Юлда хәрәкәт итүче трактор да, арбасы да исәпкә куелырга тиеш. Арча-Яңа Кенәр юлында булган вакыйгага килгәндә, аларның икесе дә исәптә түгел. Аннан габарит утлар, борылышны күрсәтүче утлар, кызыл төстәге чагылдыргычлар булу мөһим роль уйный. Бу очракта алар да булмаган. Чагылдыргычлар гына булса да, машина белән идарә итүче алдан тракторны күреп алып, авария булмый калыр иде, – диде Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Арча бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.

Әлеге юл һәлакәте буенча тикшерү бара. Кемнең гаепле булуын ул ачыклый.

Икенче көнне социаль челтәрләрдә шуңа охшаш тагын бер юл һәлакәте турында мәгълүмат барлыкка килде. “Төнге беренче яртыда Нурлат районы Киекле (Бурметьево) авылы янында “Лада Приора” машинасы авыл хуҗалыгы продукциясен ташучы трактор арбасына бәрелә. Бәрелү шулкадәр каты булган, машина кузовының бер өлеше киселеп чыккан. 29 яшьлек “Приора” йөртүчесе һәм 25 һәм 17 яшьлек ике пассажир урында ук һәлак булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе – машина йөртүченең дистанция һәм тизлек режимын сакламавы. Һәлак булучылар саклык каешларын эләктермәгән булган”, – диелә хәбәрдә.

Иң кызганычы шунда, ике егет абыйлы-энеле, ә өченчесе аларның бертуган апаларының ире була. Бу гаилә өчен берьюлы өч туганын югалтуның нинди хәсрәт булуын сүз белән генә аңлатып бетереп булмый.

Юлларда сак булыгыз. Акрын барган, куян артыннан җиткән, дигән гыйбарәне исегездән чыгармагыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Юлда ни булмас, бер гөнаһсызга үзегезнең дә, башка юл һәлакәтендә катнашучыларның да зыян күрүе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X