erid:2VtzquqpS7d
Маскалар һәм перчаткалардан йөрү мәҗбүри
Арча яңалыклары

Маскалар һәм перчаткалардан йөрү мәҗбүри

Хөрмәтле район халкы!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10 майда кабул ителгән 374 номерлы карары нигезендә, урамнарда, җәмәгать урыннарында маскалардан, җәмәгать транспортында, таксида, барлык сәүдәнең ваклап сату объектларында маскалар һәм перчаткалардан йөрү мәҗбүри.

Элеккечә үк балалар, уен һәм спорт мәйданчыкларында (шулай ук күпфатирлы йортлар ишегалларындагы) булу тыела. Җәмәгать урыннарында, сәүдәнең ваклап сату, хезмәт күрсәтү объектларында башка гражданнар белән ара 1,5 метрдан да ким булмаска тиеш.

Үзеңне изоляцияләү режимын сакларга, бик кирәк булмаганда яшәү урыныннан китмәскә, башка кешеләр белән контактны мөмкин булган кадәр киметергә.

Сәламәт булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Сезнең турыда кайгыртып,

район башкарма комитеты

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


самоизоляция

Нет комментариев