erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Матурлык дөньяны коткарыр

Әлеге канатлы сүзләрне еш ишетергә туры килә. Шәһәребезнең көньяк өлешендә яшәүче Альберт Князев матурлыкны үз куллары белән тудыра

Балалар, гаиләләре белән фотога төшү өчен киләләр, – ди ул. – Яз көне бигрәк тә матур була. Сыерчыклар сайрый, әнә бөтен җирдә сыерчык оялары, күп алар бездә.

Капка төпләрендәге хозурлыкны тасвирлап бетерү мөмкин түгел, нәрсәдән башларга да аптырарсың. “Мин яздан урманнарга, кырларга чыгарга яратам, – ди Альберт. – Нинди чәчәкләр бар – һәммәсен алып кайтып утыртам. Бездә үзләрен бик яхшы хис итә алар. Каен җиләкләре әле дә кызарып утыра. Менә бу эрбет чикләвеге (кедр) агачларын Себердән алып кайтып бирделәр. Урман чикләвеге куаклары әнә бакча ягында, астрахань чикләвеге куаклары да бар“.

Салмак җилдә җил те-гермәне канатлары әйләнеп утыра. Аның янындагы чыршыдагы ояда балаларын саклап ләкләк утыра. “Бу чыршыларга вышка чакыртып Яңа ел алдыннан утлар куйдырам, бик матур була, – ди Альберт. – Башка вакытта да кичләрен утлар кабызам“.

Кечкенә күлдә үрдәк балалары йөзә. Ул чәчәкләр дөньясы – искиткеч!

Ә менә уртадагы читлектә – чын тиеннәр! Мин килгәндә алар кайсы сүндәрәдә, кайсы агач куышында йоклый иде әле. Альберт яннарына кереп кадерләп кенә уятты. “Урман чикләвеген бик яраталар, – диде ул. – Кыярның кабыгын әрчеп ашыйлар. Баштарак мин аларны кышка өйгә кертә идем. Без өйдә вакытта бик тәртиплеләр, ә менә без өйдә юкта тәртипсезләнәләр, тәрәзә төбенә менеп гөлләрне бәреп төшерәләр. Хәзер өйгә керткән юк инде“.

Бакча як – үзе бер хикмәт. Альберт бик яхшы экскурсовод. “Теплицадагы кыярны карап чык, кыярлары ярты метрга җитә. Бик тәмле, сусыл. Кытайныкы, аның орлыгын кызыбыз тозлы күлгә баргач алып кайткан иде“.

Бакчада тәмле җиләк исе. “Болары каен җиләкләре, – ди Альберт. – Урманнан алып кайтып утырткан идем. Әле дә кызарып утыралар“. Җиләкләрнең  төрлесе бар биредә. Карлыган, биш сорт йөзем, суган, кишер, помидорлар, бәрәңге һ.б.

Бер почмактагы читлектә фазан чебиләре. Альберт бу кошларны асрау-чыдан йомыркалар алып үзенең  инкубаторында чыгарткан. “Без, минем кебек өч-дүрт хыялый кеше инде, – ди ул. – Испаниядән заказ белән тавык йомыркалары кайтарттык. Ит-йомырка токымлылар. 4 килога кадәр  җитәләр, итләре бройлерныкыннан тәмле“.

Альберт Князев бик аралашучан кеше. Үзбәк, таҗиклар арасында да дуслары күп. Германиядә дә танышлары бар, Арчага да кайталар, музейларга да йөртәм, ди.

– Ничек барысына да өлгерәсең, – дип сорадым Альберттан.

– Хатыным Фәридә, 9нчы балалар бакчасында эшләүче кызыбыз Эльмира бик булышалар. Мин табигатьнең бик матур урынында урнашкан Яңа Чүриле авылында  туганмын, – ди ул. – Миңа өч яшь тирәсендә урман эчендәге “26“ дип аталган авылга күчкәнбез. Миңа 7-8 яшьләрдә әни иртәнге сәгать 3нче яртыда уятып: “Улым, әйдә урманга печәнгә барабыз, миңа иптәш булырсың, йомыркалар да пешердем“, – дип җайлап кына уятыр иде. Әни бик тырыш кеше иде безнең,  бар эшкә ул өйрәтте, рәхмәт аңа, әти йөк машинасы белән утын ташуда, ул да иртүк чыгып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев