erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Матурлык илендә

​​​​​​​Урам якта ярминкә барса, Җиңү паркында мәктәпләр, елдагыча, чәчәкләр күргәзмәсе оештырган иде. 

Елдагыча, дип әйтү бик үк дөрес тә булмас. Чөнки элекке елларда ул, чыннан да, чәчәкләр күргәзмәсе була иде. Әмма соңгы вакытта ул төрле темаларны үз эченә ала башлады. Карарга да кызыклырак, үзенчәлекле дә һәм... матур.  Ул көнне Җиңү паркы җәннәт бакчасын хәтерләтә иде.

– Быел без “Тарих эзләреннән”, “Фән һәм технологияләр елы”, “Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы”, “Габдулла Тукайның 135 еллыгы” кебек темаларны алдык. Ә паркка керү юлында балалар бакчалары коллективлары Идел буе халыкларының этник-мәдәни чәчәкле мозаикасын тәкъдим итте, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лия Ильина. – Җиңел хезмәт түгел, башта концепциясен уйларга, аннан шуны үз мәктәбеңә яки балалар бакчаңа бәйләргә, аннан эшләргә кирәк. Әмма барлык мәктәпләр дә бу эшкә зур җаваплылык белән караганнар.

Чыннан да, керү юлында безне төрле милләт вәкилләре костюмнарыннан чәчәкләргә төрелгән балалар һәм тәрбиячеләр каршы алды. 11нче балалар бакчасы балалары марилар, Мөндешләр удмурт, рус халыклары костюмнарыннан иде. Кыскасы, һәр балалар бакчасы кайсы да булса бер милләтне алган, аның костюмнарын күрсәткән. Матур киемнәрдән балаларны күрүгә йөзләрдә елмаю пәйда булды.

Аннан инде сүз мәктәпләргә бирелде. Монда җитди темалар урын алды. Сикертән мәктәбе “Г.Камал исемен мәңгеләштерик” дигән исем астында кече музей оештырган һәм шуның буйлап экскурсия үткәрде. Яңа Кенәр мәктәбе 100 еллык тарихы булган мәктәбен тәкъдир итте. Казанбашлар озак еллар колхоз җитәкчесе булып эшләгән Мирбат Хәстиевны зурлаганнар, аның сыйныфташы Гариф Ахуновны да читтә калдырмаганнар. “Авылыбыз Сеҗедер – кешеләре энҗедер”, дип башлап, сеҗеләр авылларында көн күргән кул эшләре осталары турында сөйләделәр. Хәсәншәех мәктәбе башкарылган матур эшләрен сурәтләгән фотокүргәзмә белән таныштырды.

“Фән һәм технология” темасы хыялланырга мөмкинлек биргән. Иске Чүриле мәктәбе элек кулланган телефон, сәгать, исәп-хисап ясау счеты, фонарь, карага манып каләм белән язуны хәзер бер смартфонда эшләп булуын күрсәтергә тырышкан. 6нчы мәктәп андромедага кадәр экскурсиягә алып барып кайтты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Безнең күргәзмә Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан эшләнде. Түрдә курчаклар тора. Бүгенге Әфганстан вәзгыятен күз алдында тоттык. Балаларның гаебе юк, алар турында уйларга кирәк. Халыклар дус булсын, табыннар мул булсын, дигән фикерне җиткерергә теләдек, – диде Иске Кырлай мәктәбе укытучысы Гүзәл Шәрәфиева.

Курса разъезды, Носы, Апаз мәктәпләре дә Татарстан халкының бердәмлеген күрсәтергә теләгән. 4нче мәктәп коллективы тере чәчәкләрдән республика флагын, гербын, Кремлен, кәгазьдән Кол Шәриф мәчетен ясаган. Үзенчәлекле һәм матур килеп чыккан.

Тукай иҗаты буенча экспресс-поезд юлга чыккан. Берничә мәктәп бергә тулы бер состав төзегәннәр. Вагоннарда – Тукай әкиятләре, шигырьләре геройлары.

– Без паровозга Тукайның үзен утырттык, вагонда кызыклы шәкерт белән маэмай урын алды. Бөтен укытучылар белән бергәләп иҗат иттек, – диде Утар Аты мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Тәнзилә Сөләйманова.

Һәр коллектив бу эшкә менә шулай җаваплы караган. Шуңа хезмәтләре дә уңышлы килеп чыккан. Күргәзмәдә музейда кебек кызыксынып карап йөрдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X