erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Махсус хәрби операция зонасына Яңа Кенәр халкыннан чираттагы ярдәм тапшырылды

25 май көнне Яңа Кенәр авылы халкы җыйган чираттагы гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына илтеп тапшырылды. Җыелган ярдәм, юл мәшәкатьләре һәм хәрби зонадагы егетләребез турында Рашат Салихҗанов белән сөйләштек.

Ике машина белән барганнар: җиңел машина һәм гуманитар ярдәм төялгән ГАЗель машинасы. Ярдәмне бу юлы Арча егете Ирек Гиззатуллин үзенең ГАЗель машинасы белән илткән. "Кенәргә бернинди катышы булмаса да, Ирек безгә ярдәм итәргә теләк белдерде. Бары тик бензин гына салдык. Ирекнең инде гомумән дүртенче тапкыр баруы икән. Ул моны акчага түгел, чын күңеленнән ярдәм булсын дип эшли.  Мондый адымы өчен без аңа бик зур рәхмәтле", - диде Яңа Кенәрдә гомер итүче, үзе дә һәрдаим егетләребез янына хәрби зонага баручы Рашат Салихҗанов. Шулай ук әфганчы дусты Гарифулла Әхмәтгалиевка да олы юлда ярдәмче булганы өчен чиксез рәхмәтләрен белдерде ул. 
   Сватово шәһәрендәге өч батальонга барып, райондашларыбызга ярдәмнәрне тапшырып, хәлләрен белеп кайткан алар. Суыткыч ларь, мотоцикл, кер юу машинасы, кием-салым, ризыклар һәм исемле посылкалар - бар да ияләренә тапшырылган. Болар барысы да авыл җирлеге халкы һәм битараф булмаган эшмәкәрләр тарафыннан оештырылган.
"Үзебезнең егетләрне ташламыйбыз. Булдыра алганча ярдәм итәчәкбез. Безнең халык бердәм, барысы да булышырга торалар. Шунысы куандыра", - дип, рәхмәт сүзләрен әйтте Рашат әфәнде. 
Шулай ук февраль аенда илткән мунчаны да карап чыккан алар. Чиста-пөхтә тәртипле хәлдә саклый икән аны егетләр. Һәркайсыннан күп сәламнәр алып кайткан кенәрләр. Тагын  кирәкле әйберләрнең исемлеген булдырганнар һәм Кумара районы машинасы белән җибәрергә дигән нияттә торалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кичә, 26 май көнне Кенәр җирлегеннән тагын 20 матрац һәм Казаннан төзелеш материаллары китте. Йөргән юллары савапка булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X