erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Алексей Савельев белән очраштык

Алексей Савельев Яңа Чүриле авылыннан. 32 яшьтә.

Әле яңа гына әнисе Татьяна Николаевна мәрхүм булды. Әнисен озатырга Алексей кайтып өлгерде. Алар дүрт бала. Өч кыз бер малай. Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин Алексей  Савельев турында “Акыллы, тәртипле егет“, – диде.

Курса разъезды мәктәбенең химия, биология, технология укытучысы Роза Хәйретдинова укучысы турында бик җылы итеп сөйләде: “Алексей Савельев  Яңа Чүриле башлангыч мәктәбеннән соң безнең мәктәпкә 5нче сыйныфка укырга килде. Алар өч малай иде: татар, урыс, әрмән, кызлар юк. 8, 9 сыйныфларда мин Алеша укыган классның җитәкчесе булдым. Алеша әйбәт укыды, тәртипле, акыллы, эшчән малай булып үсте. Нәрсә кушсаң да, “юк” дип әйтә белмәде. Мәрхүм әтисе Сергей Александрович шундый иде. Алексей Савельев безнең мәктәпнең горурлыгы, исән-сау хезмәт итеп кайтырга язсын!”.

Арчаның 2нче мәктәбе белән дә элемтәгә чыктык. Алешаны укыткан биология укытучысы Гөлия Фәйзрахманова мәктәпне 2009 елда тәмамлаган Алексей Савельевны бик яхшы хәтерли. “Гел искә алам мин аны, бары тик яхшы яктан гына, – дип сөйләде ул. – Бик ярата идем үзен. Елмаеп кына тора, каршы бер сүз әйтмәс, кушканны үти, тыңлаучан, бик акыллы малай, исән-сау булсын!”.

1965 елгы әтисе Сергей Савельев әфган  сугышы ветераны. 2021 елда вафат була. “Әти безнең ишегалдына турник ясап куйды, гер, борыслар.  Егетләр чыдам, көчле булып үсәргә тиеш, физик күнегүләр яса, спорт белән шөгыльлән, дип әйтер иде», – дип сөйләде Алексей. Гер спорты буенча 1нче, 2нче урыннар, 100 метр йөгерүдә 1нче урыннар яулап алган дипломнары, медальләре саклана. Күршедәге Курса разъезды мәктәбендә 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Алеша Арчаның 2нче мәктәбендә 10,11нче сыйныфларда укый. Бокска йөри. Тренеры Марат Галиев: “Кара-каршы көрәш, бокс үз-үзеңне яклый белергә һәм туган илне сакларга сәләтле Алексей кебек лаеклы ир-егетләр әзерли”, – дип, исәнлек-саулык һәм бары тик уңышлар гына тели. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәктәптән соң Арча станциясендәге 120нче төзүчеләр әзерләүче  һөнәр училищесын тәмамлый. Электр белән эретеп ябыштыру һөнәрен алып чыга. Училищены тәмамлауга армиягә китеп бара. Армиядә отделение командиры булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, Казанда төзелеш кибетендә киңәшче  булып эшли, поездда билет тикшерүчеләрне озатып йөри, машиналар юу 
пунктында өлкән администратор була.

Бүген махсус хәрби операция зонасында взвод командиры вазыйфаларын вакытлыча үтәүче. “Ничек анда хәлләр?” – дигән сорауга: “Һәрнәрсәне баш белән уйлап эшләргә кирәк, ә моңа өйрәнүләр вакытында төшендерәләр”, – дип җавап бирде Алеша. Яшәү шартлары турында да кызыксындык. “Ашханә эшләп тора. Үзебез дә пешерәбез, – дип сөйләде ул. – Җирне казып төшеп, мунча эшләп куйдык. Душ ясадык. Кер юу машинасы, суыткычыбыз бар”. 
Физик әзерлекне дә ташламыйлар. 

Хатыны Алсу белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кечкенәсе Альмир быел февральдә туган. “Улым туганга бик сөендем, – диде Алексей. – Олысы Ясминәгә 3 яшь”.
2022 елның сентябрендә махсус хәрби операциягә алынгач, ялга өченче тапкыр кайтып китте. 2 июльдә иптәшләре янына юлга кузгалды... Хәерле юл, Алеша!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев