erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Май аенда һава торышы нинди булачак?

Апрельдә кояш безгә  елмаерга ашыгып тормады. Дөресен генә әйткәндә изоляция режимы сакланылсын өчен шулай булуы яхшырак та иде кебек. Ә май ае нинди булыр? Җылы көннәр килерме? Яңгыр явармы, әллә коры булырмы?

Россия гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, май аеның уртача температурасы башка елныкылардан әллә ни аерылмаячак. Явым-төшем күләме дә узган еллардагы кебек булачак.

Май башы

Май башында төннәрен салкын булачак. Әмма көннәр узган саен, температура да югарырак күтәреләчәк, дип фаразлый синоптиклар. Җылылык 5 майда килер, дип көтелә. Аннан май уртасына кадәр җылы, коры һава торышы киләчәк. Температура 13-18 градус булачак. 10-15 май көннәрендә ул хәтта 20-25кә дә җитәргә мөмкин.

Май уртасы

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

15 майдан соң бераз салкынайту ихтималы бар. Аязучан-болытлы һава торышы, явым-төшем фаразлана. Температура көндез 10-15 градус булыр дип көтелә. Төннәрен кырау төшәргә мөмкин.

Май ахыры

20ләреннән соң яңадан җылы һава торышы киләчәк. Вакыты-вакыты белән яшенле яңгыр явып үтәргә мөмкин. Максималь һава торышы 22-27 градус булыр, дип көтелә. Ай ахырына таба температура янәдән бераз аска төшәчәк: көндез 15-20, төннәрен 8-13 градус булачак.

https://tatar-today.ru/2020/05/59532/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X