Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Май бәйрәмнәрендә үзизоляция режимы озайтылырмы?

    Майда Россия халкы сигез көн ял итәргә тиеш иде.

    Үзбикләнү режимы май бәйрәмнәрендә дә дәвам итәргә мөмкин. Бу хакта үз чыганакларына таянып, РБК яза.

    Әгәр дә халык өендә утырса, бу коронавирусның алга таба таралуына бер киртә булыр иде дип саный РБК чыганаклары. Шуңа күрә хакимияттә үзбикләнү режимын озайту турында уйланалар икән. Аерым алганда, май бәйрәмнәре һәм ике бәйрәм аралыгындагы эш көннәрен янә ял көннәре дип игълан итү турында уйланалар. Алай гына да түгел, режимны май ахырына кадәр озайту варианты да карала.

    Реклама

    Билгеле булганча, Россия халкы сигез көн - 1 майдан 5сенә кадәр һәм 9 майдан 11енә кадәр ял итеп, 6-8 май көннәрендә эшләргә тиеш иде.ү

    Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: