"Мазда - 3" бәрдергән. Беркем дә качмаган.
Имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми.
Рәсми булмаган шәхси мәгълүматлар буенча шимбә көнне Арчада машина бәрдереп үтергән егет Балтач районының Салавыч авылыннан Илфат Әшрәпов булып чыкты. Ә бәрдерүче турындагы имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми. Халык арасында бер машина бәрдереп качкан, "Мазда" өстеннән чыккан дигән сүзләр йөргән иде. Беркем дә качмаган. "Мазда - 3" бәрдергән, шунда ук туктаган. Ул Арчада туып-үскән, Казанда яшәүче кеше.
Төгәл мәгълүмат һәм авариянең сәбәбе тикшерү эшләре тәмамланганнан соң билгеле була.
Илфатның туганнарының кайгыларын чын күңелдән уртаклашабыз.
Фото соцчелтәрдән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев