Реклама
Кичен Арчага якын авыл мәчетләренең берсендә була бу хәл.
Бер төркем хатын--кызлар кичен мәчеткә укырга йөриләр.
Әле яңа гына бер кичне белем туплап утырганда мәчеткә яшь кенә бер ир кеше килеп керә.
Исәнләшми, дәшми, шулай мәчеттә йөренә башлый бу. Хатын--кызлар да дәшми.
Шүрлектән башына түбәтәй алып кия.
Шулай йөренә торгач, башындагы түбәтәйне салып куя да чыгып китә.
Хатын--кызлар җиңел сулап куя.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз