erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәдәни чараларга вакцина ясату турында белешмә белән генә кереп булачак

Бу таләп музей, күргәзмә залы, театр, китапханә, кинотеатр, мәдәният үзәге, концерт залына керүгә кагыла.

17 июнь көнне Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кабул ителгән указга төзәтмәләр кертү турында карар чыгарды. Башкортстанда мәдәни чараларга вакцина ясату турында белешмә белән генә кереп булачак.

Мәдәният оешмаларына коронавируска каршы вакцина ясату, вакцина ясатырга каршылыклар булу турында белешмә яки тискәре нәтиҗәле ПЦР тест булганда гына керергә мөмкин. Бу таләп музей, күргәзмә залы, театр, китапханә, кинотеатр, мәдәният үзәге, концерт залына керүгә кагыла. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, белешмәләр билет белән бергә тикшереләчәк.

«Бүген безнең иҗат коллективларында һәм аларның хезмәткәрләрендә зур җаваплылык йөкләнә, чөнки без кешеләр белән эшлибез. Безгә килүчеләрнең чиста зонада булуын телибез. Кешеләр билетларын кире кайтарырга карар кылса, без аларны кабул итәчәкбез», — ди Башкортстан мәдәният министры Әминә Шафикова.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин вакцина ясату мәҗбүри булмаячагын, ләкин кирәкле гамәл икәнен искәрткән иде.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/mdni-charalarga-vaktsina-yasatu-turynda-beleshm-beln-gen-kerep-bulachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X