erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлау

25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләрен, әлеге өлкәдә хезмәт куйган мөхтәрәм ветараннарыбызны һөнәри бәйрәмебез, 25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне һәм 27 март – Халыкара театр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Яз фасылы әйләнә-тирә дөньябызны үзгәрткән, табигатькә яңа сулыш өргән кебек, мәдәният тә тормышка ямь өсти, кешелекне рухландыра, иҗади мөмкинлекләр ача. Үзенең гомерен мәдәният белән бәйләгән кешеләр тирән ихтирамга лаек. Башкалар ял иткән вакытта сез, күңел җылыгызны кызганмыйча, халыкка хезмәт итәсез, матурлык бүләк итәсез. Сезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, күңел күтәренкелеге, яңа иҗади идеяләр телибез. Яраткан эшебезнең игелеген күреп яшәргә язсын!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча район Мәдәният йорты һәм профсоюз комитеты коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X