erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Медаль белән бүләкләнде

Гүзәл Фәрит кызы Сабирова район Мәшгульлек үзәгендә 1993 елның 15 февраленнән эшли. Бер урында 31 ел

Әйдәп баручы инспектор хезмәтен башкара. Гүзәл Сабирова халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә озак еллар һәм намуслы хезмәте өчен “За доблестный труд” медале белән бүләкләнде.

Район Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина: “Безнең коллективта үз эшен яхшы белгән, тырыш, ышанычлы белгечләр эшли.  Шуларның берсе, әле менә яңа гына медаль белән бүләкләнгән Гүзәл Сабирова. Үзебезнең хезмәт бәйрәме уңаеннан без сезгә язарга Гүзәл Фәритовнаны тәкъдим итәбез”, – диде.

Без Гүзәл Фәритовна белән яхшы таныш. Әнисе Фәния апа Заһидуллина Арча редакциясендә тәрҗемәче булып эшләде. Махсус уку йортларында укымаса да, үз эшен яхшы белгән тәрҗемәче иде. Гүзәлнең улы Азат белән безнең малайлар Арчаның 1нче мәктәбендә башлангычта бергә укыды. Тырыш малай. Яхшы укый. Гүзәл белән һәрвакыт исәнләшеп, хәл-әхвәлләрне сорашып йөрибез. Үтә дә тыйнак, матур итеп елмаючан ханым. Менә сөйләшеп утырырга сәбәп тә чыкты. Редакциягә кунакка чакырдык үзен. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Гүзәлгә дә әнисе эшләгән редакция якын иде. Гүзәлнең әтисе Фәрит абыйның әтисе Миңнулла абый “Марс” колхозына (Сарай-Чокырча, Корайван авыллары) рәис итеп җибәрелә. Аларны хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов та белә булып чыкты. “Фәрит абыйның әтисе Миңнулла абый бик әйбәт кеше иде, – дип искә алды ул аларны. – Әти белән дус иде алар. Без дә бит күрше Корайван авылыннан  гына. Бер-беребезне яхшы беләбез. Әти Арчага килсә, атын шулар капка төбенә бәйләп куяр иде”. Аларның йорты Арча үзәгендә. Хәзер анда “Казан арты” музее. Өй генә түгел, Фәния апа белән Фәрит абый да юк инде хәзер, бакыйлыкка күчтеләр. Сүзебез дога булып барып ирешсен.

Гүзәл абыйсы Айдар белән гаиләдә икәү үсәләр. Гүзәл мәктәптә 5кә генә укый. Арчаның 1нче мәктәбен алтын медаль белән тәмамларга аздан гына кала, имтиханда рус теленнән сочинениедә бер хатасы чыга... “Укыганда мәктәптән чыкмый идек инде, бушка төрле факультативларга йөрдек. Бигрәк тә математиканы яраттым. Мәктәпне ярата идем”. Казан дәүләт университетының математика һәм кибернетика факультетын тәмамлый. “О-о, авыр факультетны тәмамлагансыз!” – дим. Ә Гүзәл елмая...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алар иптәше Дамир белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кечесе Азат Арчаның 1нче мәктәбендә 8нче сыйныфта укый. Олимпиадаларда катнаша. Олысы Динар 32 яшьтә, башта Казанда, аннан Санкт-Петербургта хәрби уку йортын тәмамлап, хәзерге көндә капитан дәрәҗәсендә махсус хәрби операциядә катнаша. Исән-сау хезмәт итәргә язсын. Уртанчысы Данил Казан финанс институтын тәмамлап, банкта эшли.

Гүзәлнең хезмәт юлы Иске Чүриле мәктәбеннән башлана. Ул анда ике генә ай эшләп, Арчаның 10нчы бакчасына урнаша. 2 елдан артыграк тәрбияче булып эшли, аннан 1993 елда районның Мәшгульлек үзәгенә күчә. “Кайда эшләсәм дә, хезмәт коллективларым әйбәт булды, – дип сөйли Гүзәл ханым. – Җитәкчеләрдән һәм хезмәттәшләремнән уңдым. Мәшгульлек үзәгендә элекке җитәкчеләребез Ринат Һидиятов, Фрадия Шәймуллина, Надия Сафиуллина,  Гөлфия Низамова белән килешеп эшләдек, бүгенге җитәкчебез Гөлфия Гыйбадуллина һәм хезмәттәшләрем белән да аңлашып эшлибез. Рәхмәт.

Гүзәл ханым, без сезне хезмәттәге уңышларыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Тормышта сезгә ешрак елмаерга язсын. Сезгә елмаю килешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X