Реклама
Редакциягә Мексикадан кайткан бер ханым кереп чыкты.
Диңгез буенда ял иткәннәр. Мәскәү аша Мексикага 13 сәгать очканнар.
-- Базарга чыктык, -- дип сөйли. -- Аңлашырга авыррак булды. Безнең Россиядән икәнне аңладылар үзе. Сатучы хатынның кулыннан әйбере төшеп киткән иде, рәхәтләнеп авыз тутырып, бездә яратып әйтелә торган теге 5 хәрефле "матур" сүзне әйтмәсенме?! Исебез китте.
Россиянең "матур" сүзләрен Мексикада да беләләр икән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз