erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Менә сабантуй вакытлары җитте...

Татарстан Республикасының Президент аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов районнарда 4 июльне сабантуйларны үткәрү көне итеп атады


Ул бу карар турында муниципаль берәмлекләр Советы президиумы утырышында әйтте. Әмма әле бу төгәл билгеләнгән көн түгел. Соңгы сүзне район җитәкчелеге әйтәчәк. Коронавирус пандемиясе шартларында массакүләм чараларны үткәрү максатка ярашлымы икән?! 
Иң кыйммәт нәрсә – кеше гомере, сәламәтлек. Бу кыйммәтләрне район башлыгы Илшат Нуриев та бар нәрсәдән өстен күрә. Быел, күпләп җыелып, сабантуйлар үткәрүдән тыелып торачакбыз. Алда әле сабантуйлар күп булыр...
Сүз дә юк, җәйгә якынлаша башлагач, сабантуйларны көтәбез! Авыл кешесе сабантуйга әзерләнә башлый. Җыештыра, каралты-курасын бер кат барлый: буйыйсын буйый, төзәтәсен төзәтә, яңартасын яңарта. Бала-чагасына, үзенә яңа киемнәр ала. Ә читтәгеләрне туган җир, күңелне алгысытып, үзенә тарта... Йөрәк кая-дыр ашкына. Күрәсең, җир-су көче бу. Ул ярсулар, бары тик авылга сабантуйга кайтып килгәч кенә басыла, диләр. 
  “Менә сабантуй вакытлары җитә, – дип яза М. Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә. – “Фәлән колхозда фәлән көнне сабантуй икән” дигән хәбәр бөтен авылны “дерт” иттереп аякка бастыра. Бодайлар юыла, чормадагы каклаган казлар кыймылдый, тәкәләр көтүгә куылмыйча аерым ашатыла. Менә авылга берәм-берәм кунаклар кайта башлый. Ни арада, кем хәбәр иткән! Нәкъ шул сабантуй атнасына кайтып төшәләр. ...чыш та пыш пешеренәләр. Кичләрен капка төбе тулы кеше...”. 
Күңелле мәшәкатьләр. Төбәк-Чокырча авылында яшәүче Гөлфия Рысаева: “Яшьлек артта калса да, күңел сабантуйларны көтә...” – ди дулкынланып. Төбәк-Чокырча урыс авылы. Әмма гомер-гомергә татар авылы Айван белән Төбәк-Чокырча авылларының сабантуе уртак булды. Рус халкы да сабантуен дәртләнеп көтеп алган. Милләтләрне дуслаштыручы, берләштерүче дә бәйрәм ул, безнең сабантуй! Гөберчәктәге М. Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина белән дә без шул хакта сөйләштек.
Арчадан Халидә Фәйзрахманова сабантуеның әһәмиятен яхшы аңлый, әмма ул коронавирус чиренең җитдилеген дә истән чыгармый, шуңа да: “Битлек киеп йөрисе булса – кирәкми”, – дип кис-тереп әйтә. Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова: “Әлбәттә, сабантуйны үткәрергә кирәк, – ди. – Авыл кешесенең көтеп алган бәйрәме бит ул! Быелгы сабантуй бигрәк тә күңелле булачак әле ул. Алла боерса, ябылуда ятканнан соң...”.
Тумышы белән Өчиле авылыннан, хәзерге вакытта Казан клиникаларының берсендә эшләүче табиб Айрат Зыятдинов: “Изге ният белән үткәрелгән сабантуйлар халык өчен кирәк, – дип сөйләде. – Болай да хәзер туган-тумача, авылдашларның аралашуы сирәгәя бара. Аралашулар ватсапка, башка төрле электрон элемтәләргә күчеп бара. Әмма бүгенге коронавирус пандемиясе чорында чикләүләр булырга тиеш, дип саныйм”.
“Сабыр итеп торсак та ярый, сәламәтлек кадерлерәк, дип уйлыйм”, “Быел уздырылмаса, тынычрак булыр,” дигән фикерләрне күп ишеттек. “Миңа барыбер”, диючеләр дә бар. 
Сабантуйның төп бизәкләре – атчылар, көрәшчеләр. Сабан батырлары да бүләкләнми калмас. Курса-Почмактан ел да җигүле атлары белән сабантуйларда катнашучы һәм призлы урыннар алучы Хәлил Хәсәнов: “Мин тарантасны буяп, әзерләп куй-дым инде, сабантуе булмаса, сентябрьдә үтүче “Ат көне” бар бит әле!” – дип, әзер икәнен әйтте. Урта Курсадан көрәшче, Россия һәм Татарстан чемпионы Рәниф Нурисламов: “Сабантуй булса, бик әйбәт булыр иде, – диде. – Авыл халкының көрәш, ат чабышларын карыйсы килә...” “Көрәшәсе киләме? Әзерләнәсезме?” – дип сорыйбыз. “Бик тә көрәшәсе килә. Әзерләнәм, әлбәттә!”
Ел да Арча сабантуенда чабышкы атлары белән сокландырган “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов белән сөйләшәбез.
– Ат чабышын үткәрергә кирәк, – диде ул. – Афәрин, безнең район егетләре, ат белән кызыксыналар, чабышкыларны әзерлиләр, ел әйләнәсе шөгыльләнәләр. Аларның кәефен төшермәскә инде. Әнә, кайбер районнарда чабарга атлары да юк. Безне чакыралар... Дөньяда ат чабышларын үткәреп торалар. Бездә дә Краснодарда һәм башка өлкәләрдә ат ярышларын уздырдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Менә сабантуй вакытлары җитте...
Татарстан Республикасының Президент аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов районнарда 4 июльне сабантуйларны үткәрү көне итеп атады
Милли бизәкләр
Румия Надршина
Ул бу карар турында муниципаль берәмлекләр Советы президиумы утырышында әйтте. Әмма әле бу төгәл билгеләнгән көн түгел. Соңгы сүзне район җитәкчелеге әйтәчәк. Коронавирус пандемиясе шартларында массакүләм чараларны үткәрү максатка ярашлымы икән?! 
Иң кыйммәт нәрсә – кеше гомере, сәламәтлек. Бу кыйммәтләрне район башлыгы Илшат Нуриев та бар нәрсәдән өстен күрә. Быел, күпләп җыелып, сабантуйлар үткәрүдән тыелып торачакбыз. Алда әле сабантуйлар күп булыр...
Сүз дә юк, җәйгә якынлаша башлагач, сабантуйларны көтәбез! Авыл кешесе сабантуйга әзерләнә башлый. Җыештыра, каралты-курасын бер кат барлый: буйыйсын буйый, төзәтәсен төзәтә, яңартасын яңарта. Бала-чагасына, үзенә яңа киемнәр ала. Ә читтәгеләрне туган җир, күңелне алгысытып, үзенә тарта... Йөрәк кая-дыр ашкына. Күрәсең, җир-су көче бу. Ул ярсулар, бары тик авылга сабантуйга кайтып килгәч кенә басыла, диләр. 
  “Менә сабантуй вакытлары җитә, – дип яза М. Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә. – “Фәлән колхозда фәлән көнне сабантуй икән” дигән хәбәр бөтен авылны “дерт” иттереп аякка бастыра. Бодайлар юыла, чормадагы каклаган казлар кыймылдый, тәкәләр көтүгә куылмыйча аерым ашатыла. Менә авылга берәм-берәм кунаклар кайта башлый. Ни арада, кем хәбәр иткән! Нәкъ шул сабантуй атнасына кайтып төшәләр. ...чыш та пыш пешеренәләр. Кичләрен капка төбе тулы кеше...”. 
Күңелле мәшәкатьләр. Төбәк-Чокырча авылында яшәүче Гөлфия Рысаева: “Яшьлек артта калса да, күңел сабантуйларны көтә...” – ди дулкынланып. Төбәк-Чокырча урыс авылы. Әмма гомер-гомергә татар авылы Айван белән Төбәк-Чокырча авылларының сабантуе уртак булды. Рус халкы да сабантуен дәртләнеп көтеп алган. Милләтләрне дуслаштыручы, берләштерүче дә бәйрәм ул, безнең сабантуй! Гөберчәктәге М. Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Гыйбадуллина белән дә без шул хакта сөйләштек.
Арчадан Халидә Фәйзрахманова сабантуеның әһәмиятен яхшы аңлый, әмма ул коронавирус чиренең җитдилеген дә истән чыгармый, шуңа да: “Битлек киеп йөрисе булса – кирәкми”, – дип кис-тереп әйтә. Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова: “Әлбәттә, сабантуйны үткәрергә кирәк, – ди. – Авыл кешесенең көтеп алган бәйрәме бит ул! Быелгы сабантуй бигрәк тә күңелле булачак әле ул. Алла боерса, ябылуда ятканнан соң...”.
Тумышы белән Өчиле авылыннан, хәзерге вакытта Казан клиникаларының берсендә эшләүче табиб Айрат Зыятдинов: “Изге ният белән үткәрелгән сабантуйлар халык өчен кирәк, – дип сөйләде. – Болай да хәзер туган-тумача, авылдашларның аралашуы сирәгәя бара. Аралашулар ватсапка, башка төрле электрон элемтәләргә күчеп бара. Әмма бүгенге коронавирус пандемиясе чорында чикләүләр булырга тиеш, дип саныйм”.
“Сабыр итеп торсак та ярый, сәламәтлек кадерлерәк, дип уйлыйм”, “Быел уздырылмаса, тынычрак булыр,” дигән фикерләрне күп ишеттек. “Миңа барыбер”, диючеләр дә бар. 
Сабантуйның төп бизәкләре – атчылар, көрәшчеләр. Сабан батырлары да бүләкләнми калмас. Курса-Почмактан ел да җигүле атлары белән сабантуйларда катнашучы һәм призлы урыннар алучы Хәлил Хәсәнов: “Мин тарантасны буяп, әзерләп куй-дым инде, сабантуе булмаса, сентябрьдә үтүче “Ат көне” бар бит әле!” – дип, әзер икәнен әйтте. Урта Курсадан көрәшче, Россия һәм Татарстан чемпионы Рәниф Нурисламов: “Сабантуй булса, бик әйбәт булыр иде, – диде. – Авыл халкының көрәш, ат чабышларын карыйсы килә...” “Көрәшәсе киләме? Әзерләнәсезме?” – дип сорыйбыз. “Бик тә көрәшәсе килә. Әзерләнәм, әлбәттә!”
Ел да Арча сабантуенда чабышкы атлары белән сокландырган “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов белән сөйләшәбез.
– Ат чабышын үткәрергә кирәк, – диде ул. – Афәрин, безнең район егетләре, ат белән кызыксыналар, чабышкыларны әзерлиләр, ел әйләнәсе шөгыльләнәләр. Аларның кәефен төшермәскә инде. Әнә, кайбер районнарда чабарга атлары да юк. Безне чакыралар... Дөньяда ат чабышларын үткәреп торалар. Бездә дә Краснодарда һәм башка өлкәләрдә ат ярышларын уздырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X