erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәет чыккан йортны кырык көн сакларгамы?

Сорау.Соңгы вакытта халык арасында “Мәет чыккан йортны кырык көн буена буш кладырырга ярамый”, дигән сүзләр йөри башлады. Бу бит безнең динебездә электән юк иде, каян килеп чыкты?

Җавап: Соңгы вакытта динебезгә хас булмаган күп нәрсәләрне динебезгә сылтау модага кереп китте. Мәет чыккан йортны кырык көн буе саклау, хәтта төннәрен ут кабызып чыгу хәлләре әледән-әле ишетелеп тора. Бу бөтенләй шәригатьтә, диндә булмаган нәрсә. Мәрхүм кабергә керү белән аның бөтен дөнья белән бәйләнеше киселә. Аның җаны инде икенче галәмгә күчә, каберендә я җәннәт бакчасындагы шикелле халәттә яши, яисә газапта ята. Мәрхүмнәргә балалары, якыннары җибәргән догалар, сәдакалар гына ирешә. Өй саклап, ут кабызып утыру наданлык билгесе, исрафка алып барган күренеш.

Сорау. “Таһәрәтем тотмау сәбәпле намаз укый алмыйм”, дигән сүзләрне күп әбиләрдән ишетергә туры килә. Шул мәсьәләгә аныклык кертеп җавап бирсәгез иде.

Җавап. Чыннан да, олы яшьтәгеләрдән мондый сүзләрне еш ишетәбез. Хәтта кайберәүләр: “Гөнаһ җыйганчы укымавың хәерле”, - дип тә җибәрәләр. Намаз уку – Аллаһу Тәгаләнең фарызы, иманлы кешеләргә көн саен үтәү өчен йөкләгән вазыйфасы. Укыган кеше савапка ирешә, укымаучы зур гөнаһ кыла. Кыямәт көнендә исәп-хисап намаздан башлана. Аны үтәмәгән кеше башка изгелекләр белән котыла алмый.

Таһәрәте даими бозылучы кешегә (боерыгы тотмаучы, даими һава чыгучы һ.б.) намаз вакыты кереп, азан әйтелгәннән соң тәһарәт алу кушыла. Һәм ул биш намазын да шулай укый ала. Ниндидер сәбәпләр булса, бу гозер дип исәпләнә, гыйбадәте кабул була. Киләсе намазга чаклы (әгәр кече йомышын үтәп таһәрәтен бозмаса) аның таһәрәте бар дип исәпләнә.

Сорау. Бер хәзрәт үзенең вәгазендә: “Әгәр догаларны яттан белмәсәгез, “Сүбхәәннәллааһ” сүзен кат-кат әйтеп намаз укый башларга мөмкин”, – диде. Бу дөресме?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җавап: Әйе, дөрес. “Хәтерем начар, догаларны ятлый алмыйм”, - диеп килгән кешегә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вәсәлләм шундый киңәш бирде. Догаларны авыр ятлаган кешеләргә дин белгечләре нәкъ шундый киңәшне бирәләр. Таһәрәт алып намазга баскач бөтен сурә һәм догалар урынына “Сүбхәәнәллааһ”ны әйтеп намазны үтәргә мөмкин.  Ә инде биш намазны шулай башкаргач, өйрәнү һәм хәтердә калдыру өчен догаларны язып алып, кат-кат кабатларга була. Кеше намаз укыган саен аның зиһене ачыла, намазлы кешенең догалары да кабул була. Аллаһу Тәгалә тырышкан кешене ярдәмсез калдырмас, иншәә Аллааһ.

            Фатыйма Фаткуллина, Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе, “Ихлас” мәчете.

Фото: goodcharacter.ru

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/dinebez-islam/M-et-chikkan-yortni-kirik-k-n-saklargami-398710/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X