erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөфти: Рөстәм хәзрәткә «син дога кылырсың, синең догаң ихласлырак булачак» дидем

«Ифтар ул — бәйрәм түгел, очрашырга бер сәбәп. бүгенге мәҗлестән ваз кичмәде, киресенчә, җыелышып дога кылырбыз дип уйлаштык», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.


(Казан, 11 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүгенге Республика ифтарында, үз гаиләсенә кагылган фаҗигагә карамастан, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да катнаша.

175нче мәктәптәге атышта «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллинның баласы яраланган, дип хәбәр иткән идек.
«Рөстәм хәзрәт белән сөйләштек. Син килеп, дога кылырсың, синең догаң ихласлырак булачак», - дип әйттем Рөстәм хәзрәткә», — дип белдерде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт журналистларга чара алдыннан.

Рөстәм хәзрәтнең балалары Казанның 175 нче гимназиясендә укый. «Гимназия янына бардык, Рөстәм хәзрәтнең 8 А классында укучы малае Әхмәт белән сөйләштек, аңа психологик яктан авыррак. Икенче улы Әмин урамда шартлау вакытында яраланган, хәзер реанимациядә», — дип ачыклык кертте мөфти.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Ифтар ул — бәйрәм түгел, очрашырга бер сәбәп. бүгенге мәҗлестән ваз кичмәде, киресенчә, җыелышып дога кылырбыз дип уйлаштык», — диде Камил хәзрәт. 

Бүген «Казан ЭКСПО» күргәзмәләр үзәгендә IX Республикакүләм ифтар уза.

Фаҗигагә бәйле рәвештә, республикүләм ифтар киң җәмәгатьчелекнең террорчылыкка каршы бердәм теләктәшлеген күрсәтү чарасы буларак үткәрелә. Матәм темасы хәзрәтләрнең вәгазьләрендә дә урын алды.  Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/religion/11-05-2021/m-fti-r-st-m-h-zr-tk-sin-doga-kylyrsy-sine-doga-ihlaslyrak-bulachak-didem-5822847

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X