Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Мәгариф» илкүләм проекты буенча Татарстанда 32 уку йортына яңа җиһазлар кайтарылган

    Үткән ел Татарстанда 15 мәктәп, 17 техникум һәм көллият яңа компьютерлар һәм презентация җиһазлары белән тәэмин ителгән. Яңа техника «Мәгариф» илкүләм проекты һәм «Цифрлы белем бирү мохите» төбәк проекты кысаларында кайтарылган.

    2019 елда шулай ук республиканың Бөгелмә, Буа, Биектау, Зәй, Кайбыч һәм Нурлат районнарындагы авыл мәктәпләрендә спорт заллары ремонтланган. Бу эшләр «Һәр баланың уңышы» төбәк проекты буенча башкарылган.

    Реклама

    Моннан тыш, үткән ел Казан федераль университеты «Халыкара эко-технологик система» проекты белән федераль бюджеттан 2 миллион 397 мең сум күләмендә грант откан.

    https://tatar-inform.tatar/news/science/06-02-2020/m-garif-ilk-l-m-proekty-buencha-tatarstanda-32-uku-yortyna-ya-a-i-azlar-kaytarylgan-5720939

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: