erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының чаңгы ярышына җыелдылар

Иртәдән буранлап торса да, көн ачылып китте. Арча стадионында көндезге сәгать 1дә район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының чаңгы ярышына җыелдылар.

Ветеран педагог, чаңгычы Ягъфәр Шәмиев чаңгычыларны сәламләп, аларга уңышлар теләде, чаңгы шуарга өндәде.

Ярышларны Арчаның 7нче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәев оештырып торды. 40 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән узган ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым ярышты. Күңелле, шаярыш-көлеш, кемнең ничек чапканын, нинди нәтиҗә биргәнен күрәсе килә. “Ярый әле, спорт ярышлары бар, бер-беребезне күреп сөйләшергә җай чыга”, – дип сөйләшеп тордылар. Башта 40 яшькә кадәрле хатын-кызлар кузгалды. Резедә очты гына! “Резедә Хәбибуллина, декрет ялында, 11нче бакчада эшли”, – диделәр. Аның артыннан 6нчы бакчаның тәрбиячесе Ләйсән Галимуллина, Лесхоз мәктәбеннән Ләйсән Әхмәтова... Ул ара да булмады, бер-бер артлы финишка килеп тә җиттеләр. Бик матур итеп тезелешеп килүчеләр дә булды.

40 яшьтән узганнар старт алгач, Гүзәл Абдуллина (Арчаның 5нче гимназиясе педагог-оештыручысы) беренчелекне бирмәс, дип карап калдылар. Фаразлар чынга ашты. Гүзәл Абдуллина беренче килде. Курса-Почмак мәктәбеннән Ләйсән Шакирова – икенче, Кәче мәктәбеннән Эльмира Мөхәммәтшина өченче булды.

40 яшькә кадәрле ир-егетләргә чират җитте. 1әр километрлы ике әйләнә әйләнәсе алар. Булат Гәрәев шаяртып: “Бер әйләнәне үткәч качып каласы түгел яме!” – дип шаяртып та алды әле. Кузгалдылар! Яңа Кенәр мәктәбеннән физик тәрбия укытучысы Рәмис Хәйруллин алга ыргылды. Аның артыннан Арчаның 6нчы мәктәбеннән Рәнис Нәбиуллин. Ә финишка Рәнис Нәбиуллин беренче килде. Аның артыннан Рәмис Хәйруллин, өченче нәтиҗәне Наласа мәктәбеннән көрәшче Газинур Лотфуллин бирде.

40 яшьтән узган ир-атлар ярышка җыена башлагач, Лесхоз мәктәбе директоры Васыйл Шакиров ярышка килдеме икән, ул катнашса, аңа җитүче булмас, диделәр. Васыйл Шакировны күреп алдык, килгән. Ярышка китүләре булды, озак та үтми финишка килеп тә җитте алар. Беренче – Васыйл Шакиров, икенче – Яңа Кишет мәктәбеннән Рәдис Сәйфетдинов, өченче – Сикертән мәктәбеннән Рәзил Нәбиуллин.

Хатын-кызлар эстафетасында Арчаның 11нче балалар бакчасы – 1нче, 6нчы бакча – 2нче, 8нче бакча 3нче булды. Катнаш эстафетада Арчаның Лесхоз мәктәбе – 1нче, Укучылар сарае – 2нче, Арчаның 5нче гимназиясе 3нче нәтиҗәне күрсәтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гомумән алганда, Лесхоз мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы командасы – 1нче, Яңа Кенәр мәктәбе – 2нче, Арчаның 2нче мәктәбе командасы 3нче урынны алды.

Барлык җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Лесхоз мәктәбенә күчмә кубок бирелде. Ә чаңгыда оста йөрүчеләрнең кайсы белән сөйләшсәң дә, чаңгыда даими шуулары турында сөйләде.

– Ярышта өч мәктәп командасы катнашмады. Ә менә командаларның күпчелеген җитәкчеләр һәм башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре җитәкләве куанычлы хәл, – диде профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов.

Иң мөһиме – команда белән ярышларда катнашу. Ә ул күп нәрсә бирә. Бу турыда сөйләп торасы да юк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X