erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәгариф министры Азнакайда эштән җибәрелгән хезмәт укытучысын кире алырга тәкъдим итте

Рафис Борһанов министрлыкның инстаграм битендә Азнакайда булган хәлгә аңлатма бирде.

Педагоглар - иҗат кешеләре. Алар укучыларын киләчәктә Татарстан, Россияне, дөнья икътисадын, мәдәниятен, сәнгатен алга җибәрердәй шәхес итәр өчен үзләрен тулысынча эшкә багышлыйлар. Шуңа да коллегаларыма бу ситуацияне  аңларга һәм укытучыны алга таба эшкә алыр өчен билгеле бер карарга килүләрен сорыйм, ди ул.

Министр укытучының гамәлен акламавын да әйтә.

«Без барыбыз да кешеләр. Мәктәп ул зур, әмма һәрвакытта да дус булмаган гаилә. Аны кимендә  унбер ел алып барырга кирәк. Шуңа да анда төрле хәлләр була. Искә төшерик: укытучылар безнең күпме ялгышны кичерде. Ул вакытта теге яки бу хәлдә гафу ителмәгән булсак, кем булыр идек», дип ассызыклый министр.

фото: tatar-inform.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://shahrikazan.ru/news/mәgarif/mgarif-ministry-aznakayda-eshtn-ibrelgn-khezmt-ukytuchysyn-kire-alyrga-tkdim-itte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X