erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәмәгать суды тагын ике кешегә җәза бирде

"Тоннель" профилактик чарасы үткәрелгән

Арча районы буенча Тоннель” оператив-профилактик операциясе даими рәвештә үткәрелеп килә.

Аларның күп өлеше алкогольле эчемлек яки наркотик кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыкканнарны барлауга юнәлдерелә. Шундый хәлдә ЮХИДИ хезмәткәрләре кулына “эләккәннәренә” җәза каты. Анысын инде җәмәгать суды хәл итә.

Суд тарафыннан җәзага тартылганнар турында язып торабыз. Бу юлы тагын ике кеше турында бәян итәбез. 15 гыйнвар көнне кичке 8 тулып 40 минутта Арчада, Вагыйзовлар урамы, 3нче йорт янында Россия эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре 1994 елгы Анна Евгеньевна Артаманова идарә иткән “Деу Нексия” машинасын тоткарлыйлар. Ул транспорт чарасы белән алкогольле эчемлек кулланган хәлдә идарә иткән була. Моны “Юпитер” махсус приборы белән билгелиләр. Нәтиҗәсе – литрга 0,960 миллиграмм.

8 февральдә булган җәмәгать суды Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге буенча машина йөртүчене административ хокук бозуда гаепле дип таный һәм административ җаваплылыкка тарта. Бу 30 мең сум штраф һәм ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү дигән сүз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

8 февральдә җәмәгать судында Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының шушы ук маддәсе һәм бүлеге буенча тагын бер эш карала. 17 гыйнвар көнне төнге унике туларга биш минутта Казан-Малмыж юлының 67нче километрында ЮХИДИ хезмәткәрләре “ВАЗ-21103” машинасын тоткарлыйлар. Йөртүчесе Ринат Билал улы Яруллин руль артына алкогольле эчемлек кулланган хәлдә утырган була. Күпме күләмдә икәнен шулай ук “Юпитер” махсус приборы ярдәмендә ачыклыйлар.

Җәмәгать суды аны гаепле дип таба һәм шулай ук 30 мең сум штраф сала. Әлбәттә инде, штрафка өстәлеп ул ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм ителә.   

19 февральдә дә Арча районы буенча "Тоннель" профилактик чарасы үткәрелгән.  Анда да алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручылар игътибар үзәгендә булган. Шулай ук машина йөртү таныклыгын алдырып та машинада юлга чыгучылар да барланган.  Исерек килеш машина йөрткән бер кешегә беркетмә төзелгән. Бу хакта безгә Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин хәбәр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X