erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәмәгатьчелек Марат Бәшәровка каршы

Марат Бәшәров үз хатыннарын кыйнауны тануы сәбәпле, артистның мактаулы исемнәрен алуны таләп итәләр. Русиядә танылган актер, Татарстанның атказанган артисты Марат Бәшәровның мактаулы исемнәрен һәм Русия Федерациясе дәүләт бүләген кире алуны таләп иткән петиция чыкты.

Документ change.org мәйданында дөнья күрде. Мөрәҗәгать авторы Бәшәровның НТВ каналында барган шоу вакытында “үзенең хатыннарын кыйнавын ачыктан-ачык тануын” әйтә һәм актер мондый мактаулы исемнәргә лаек түгел дип белдерә.

Петициядә әйтелгәнчә, 2014 елда Бәшәров хатыны Екатерина Архарованы “кома дәрәҗәсенә җиткәнче” кыйнаган. 2015 елда Архарова һәм Бәшәров рәсми рәвештә аерылган.

 

Бер елдан артист Елизавета Шевырковага өйләнгән, ә 2018 елның декабрендә Бәшәровның хатынын каты кыйнап, борын сөяген сындырганы билгеле була. Бәшәров һәм Шевыркова 2019 елда аерыла.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Петиция авторы белдергәнчә, Бәшәровның гамәлләре җинаять кодексы маддәләренә туры килә, ләкин чынлыкта актер “үзенең җинаятьләре өчен бер җәза да алмаган”.

Хәзерге вакытта петициягә 6 меңнән артык кеше кул куйган.

https://omet-rb.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X