Арск-Информ
  • Рус Тат
  •   Мәңге төзәлми торган яралар

       Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш, тату яшәвен белер өчен, каралты-курасына күз салу да җитә. Гөберчәк авылында андый күркәм гаиләләр шактый. Араларында язмыш сынауларын үз эчләренә йотып яшәүче тырыш гаиләләр дә бар.

     

       Нәкъ ярты гасыр элек, тормышның ачысын-төчесен татып, бик яшьли тормыш арбасын җигелеп өстерәгән Миннәхмәт абый, Көтек авылының иң чибәр кызы Сөмбелә апа белән никахлаша. Шулай итеп, Гөберчәк авылының  кечкенә генә йортында Нурәхмәтовлар гаиләсе оеша. Шул көннән башлап, алар авылда гомерлеккә  төпләнәләр, икесе дә озак еллар  колхозда тырышып хезмәт куялар. Сөмбелә апа белән истәлекләрне барлаганда, ул үзенең балачагын, яшьлек елларын искә алмыйча кала алмады. Ирексездән күзләрдән яшьләр агылды.

        -Безнең, сеңлем, тормыш бик авыр елларга туры килде инде. Әти-әниләрем Сылубикә һәм Әхмәткәрим авылның иң ихтирамлы кешеләре иде. Ул елларда барчабызга да бик авыр булды. Ул еллардагы  күргән михнәтләр, ачлык-ялангычлыкларны беркайчан да онытып булмый. Кабат ул елларны күрергә язмасын. Дүртенче, бишенче классларда укыганда ук, колхоз басуларына эшкә чыга идек. Бөтен эш кул көче белән башкарылды. Җиденче классны тәмамлагач, фермага сарык карарга кердем, дуңгызлар да карадым, сыер да саудым. Бер эштән дә тартынып тормадык. Монда килгәч тә, гел авыр хезмәттә булдык. Эшләгән хезмәттәшләремне әле дә еш сагынып искә алам. Авыр хезмәт кенә, сеңлем, кешене сындырмый ул, менә балалар хәсрәте йөрәкне телгәли, - диеп үзенең борчуларын, ул еллардагы күргәннәрен сөйләргә ашыкты.

        ...Гаиләне тулыландырып кызлары Мәүлия тугач, аларның  тормышлары тагын да ямьләнеп китә. Сау-сәламәт булып туган кыз 7 айдан тәпи китә, 10 айдан теле ачыла. Гел шулай бер агымга акса да була шул тормыш юллары. Юк шул, нәкъ шул айдан башлана да инде гаиләнең беренче борчулары. Мәүлия кинәттән йөрми башлый. Бармаган хастаханә, күрсәтмәгән табиплары  калмый Сөмбелә апаның. Кызга бик нык күз тигән була. Өшкерүче әбиләрнең дә ярдәме тими. Егылып имгәнүләрнең берсе дә эссез калмый.Бала еш авырый башлый. Бер яшьтә алты айлык вакытта табиблар арка миеннән анализ алырга рөхсәт сорыйлар. Ләкин алар кисәтәләр: бала йә йөри алачак, йә  ятып кына торачак. Сөмбелә апа алдыртмаска була. Шулай итеп, кечкенә кыз мәктәп яшенә җитә. Башка иптәшләре кебек беренче сыйныфка укырга керә. Аннан Сикертән мәктәбендә укый. Сигезенче сыйныфны бетергәч, Мәүлия апа өйдә генә тора. Ул өйдәге бөтен хезмәтне башкара. Күңеле көр, һәрвакыт кешеләр белән аралаша, төрле кичәләргә йөри. “Әле генә районга, инвалидлар көненә оештырылган кичәгә барып кайттым”,- дип шатлыгы белән уртаклашты ул. Оештыручыларга үзенең рәхмәтен дә җиткерергә ашыкты. Сөмбелә апа кызының шулай йөри алуына куанып бетә алмый. Моның белән генә бетсә иде әле ул Сөмбелә апаның борчулары. Юк шул...

           Моннан сигез ел элек олы улы Мидхәтне югалту ачысын да татый ул. Ана йөрәге барсына да түзә. Берсенең хәсрәтеннән күз яшьләре кибәргә өлгерми, кече улын да җир куенына сала ана. “Менә өч баламның язмышы”,- диеп, сыкранып күз яшьләрен коя Сөмбелә апа. Мондый очракта берничек тә юату сүзләре табып булмый. Сөмбелә апаның оныклары турында сөйләгәндә күзләрендә, йөзләрендә нурлар балкыды. Һәркайсы турында горурланып сөйли, һәрберсенә бәхет тели.

         Киләчәктә Сөмбелә апага оныкларының бәхетле язмышларын күрергә насыйп булсын. Бу йортны  беркайчан да кайгы җиле какмасын, шатлыклы күз яшьләре генә булсын, бәхетле озын гомерләр насыйп булсын барчасына да, ә Мәүлия ападан һәркем үрнәк алырлык. Һәрвакыт шундый булып калыгыз, Мәүлия апа!

                                                         Гөлфирә  Зарипова

                                     Гөберчәк авыл китапханәсе мөдире.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: