erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Михаил Мишустин: Мәскәү-Казан трассасын 2024 елда файдалануга кертү бурычы тора

Россия Премьер-министры Алабугада киңәшмәдә «Европа — Көнбатыш Кытай» юлы төзелешендә төп бурычларны билгеләде.

«Европа — Көнбатыш Кытай» юлының Мәскәү-Казан югары тизлекле трассасын 2024 елда файдалануга кертү бурычы тора. Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин «Алабуга» махсус икътисади зонасында киңәшмәдә шул хакта белдерде. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Ил Хөкүмәте башлыгы магистраль төзелешендә мөһим бурычларны билгеләде. «Якын киләчәктәге 3-4 елда бу Россиядә иң күләмле юл проекты. Бөтен Евразия киңлеге өчен ул зур әһәмияткә ия. Мәскәү-Казан трассасы озынлыгы 700 километрдан артык. Бу трасса Россия, Казахстан һәм Кытай Республикасының уртак проекты. 8,5 мең километр юлның 2 меңнән артыгы безнең ил территориясе аша узачак», — диде. 

Михаил Мишустин Мәскәүдән Казанга югары тизлекле магистраль проектын гамәлгә ашыру коронавирус таралуның тискәре нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдерелгән гамәлләрнең илкүләм планының мөһим өлеше булуын ассызыклады. Автотрасса Россиянең берничә зур агломерациясенә кагылганын, Мәскәү, Самара-Тольятти, Түбән Новгород һәм Казан аша үткәнен искәртте.

«М-12 трассасы әһәмиятен исәпкә алып, Хөкүмәт 2024 елда файдалануга кертү бурычын күздә тота. Гомуми финанслау күләме 650 млрд сум тәшкил итә. Инвестицияләр, магистраль кулланышка кертелгәч, якын елларда үз нәтиҗәсен күрсәтәчәк. Проект вакытында гамәлгә ашырылсын өчен, барлык эш планнарыбызда тыгыз координация кирәк. Бу башкарма хакимият органнарына да, профильле министрлык-ведомстволарга, төзелештә катнашачак компанияләргә дә кагыла», — диде Россия Премьер-министры.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Бүген мондый хезмәттәшлекнең төп моментларын билгеләү, кыска вакыт эчендә барлык кирәкле норматив актларны кабул итәргә кирәк», — дип белдерде Михаил Мишустин. Алга таба әлеге мәсьәлә буенча РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин чыгыш ясады.

«Европа — Көнбатыш Кытай» автомобиль юлы Санкт-Петербург-Бөек Новгород-Тверь-Мәскәү-Муром-Түбән Новгород-Казан-Тольятти-Самара- «Сагарчин» МАПП. «Сагарчин» ул — Россия һәм Казахстан чигендәге автомобиль үткәрү пунктын колачлый. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X