erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Милли көрәшне яратучылар быел канәгать иде

Русларда “Не было бы счастья, да несчастье помогло” дигән мәкаль бар.

Милли көрәшне яратучылар быел канәгать иде. Чөнки давыллы, көчле яңгырдан соң төп мәйданда колакларны яңгырата торган музыка юк иде инде.

Җанатарлар көрәш барган мәйданчыкны әйләндереп алды. Бар да күренә, ишетелә, комачаулаучы юк. Көрәшчеләр исем, фамилияләре, кайдан икәнлеге язылган футболкалар кисә, тагын да әйбәт буласы. Егерме беренче гасырда  спортчыга кул белән күрсәтеп таныштырып тору бик күңелле хәл түгел инде.

Ә болай көрәш кызыклы гына барды. Район көрәшчеләре арасында Россия, республика чемпионнары бар. Яшьләр командасы республикада җиңүче булды.

Районның  абсолют батыры исемен Наласа авылыннан Фаяз Зарипов яулады. Фаяз – танылган көрәшче. Аның үзенә генә хас алымы бар, ул көндәшен әйләндереп, әйләндереп йөртә дә, тегенең башы әйләнеп киткәндә сыртына салып та куя. Тамашачы әнә шундый актив, матур көрәшне ярата. 85 килограммлы көрәшченең центнер ярымлы көндәшен күтәреп салуы ни тора!

Бернигә дә карамый, көрәшә һәм җиңә Фаяз! Сабантуй алдыннан гына Алинә белән туйлары булды, яңа гаиләгә бәхетле тормыш, яңа җиңүләр телибез!

 

Район Сабантуе батырлары

Балалар арасында

1. Аяз Фәйзрахманов

2. Дилүс Хөсәенов

3. Айзат Фазылҗанов

Ветераннар арасында

1. Рифат Борһанов

2. Рөстәм Ягъфәров

3. Илфат Сибгатуллин

65 кг.га кадәр

1. Рамил Хәсәнов

2. Салават Әхмәтгалиев

3. Рәниф Нурисламов

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

75 кг.га кадәр

1. Рамил Хәкимҗанов

2. Фәнгиз Мәннанов

3. Илшат Фазылҗанов

85 кг.га кадәр

1. Фаяз Зарипов

2. Дамир Әһлиуллин

3. Нәсим Габидуллин

95 кг.га кадәр

1. Рөстәм Сибагатуллин

2. Илшат Идиятов

3. Әнис Гарипов

95 кг.нан югары

1. Руслан Абдуллин

2. Альберт Ситдыйков

3. Илнур Зәйнуллин

Абсолют батыр

Фаяз Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре сабантуй

2
X