erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Милли проект буенча эш туктатылмады

Милли проект буенча республикада нәрсә эшләнә? Бүгенге вәзгыять аңа аяк чалмадымы? Менә нәрсә кызыксындыра халыкны.

Милли проект буенча республикада нәрсә эшләнә? Бүгенге вәзгыять аңа аяк чалмадымы? Менә нәрсә кызыксындыра халыкны.

“Милли проектларны тормышка ашыруга халыкны тарту буенча заманча формалар кулланырга кирәк”, – диде видеоконференция режимында үткән утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. – Илдә һәм республикада туган катлаулы вакыйгаларга да карамастан, милли проектларны тормышка ашыру буенча эш бер урында таптанып тормый, график буенча алып барыла”.

Аның сүзен раслап, Татарстан Республикасы төзелеш министры урынбасары Данис Вильданов республика шәһәрләре һәм районнарында милли проект кысаларында төзелүче объектларда эшнең барышы белән таныштырды. “Министрлык алты милли проектны тормышка ашыруда катнаша: “Демография”, “Сәламәтлек”, “Торак һәм шәһәр мохите”, “Экология”, “Мәгариф”, “Мәдәният”. Төзелеш, ныклап төзекләндерү, үзгәртеп кору буенча 168 объектта эш алып барылачак”, – диде ул. Утырышта районнарда бу юнәлештә эшнең торышына бәя бирелде, “Киләсе комиссия утырышларында төбәк ләрдәге комиссияләр рәисләре чыгышларын тыңлаячакбыз”, – диде Татьяна Ларионова.

– Бездә бу юнәлештә эш туктатылмады. 240 урынга балалар бакчасы төзелә. Яңа Кенәр психоневрологик интернатның яңа корпусында эш тәмамлану алдында. “Экология” проекты буенча да эш барыла. Яңа Кырлайда модульле китапханә төзелеп килә. Республикада андый китапханә бишәү генә. Юлларның кайбер аеруча куркыныч участокларында да эш бара. Район үзәгендәге мәйданның өченче чираты эшләнеп килә. Быел өч авылда – Мөндеш, Наласа, Урта Курсада спрот мәйданчыклары булачак. Мөндештә төзелеш алып барыла инде, – диде район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова милли проект буенча районда барган эшләргә кыскача анализ ясап. – Иң мөһиме, боларның барысы турында да халыкка җиткереп барырга кирәк.

Яңа Чуриле психоневрологик интернатка баргач, аның яңа корпусы төзелеше белән дә танышып чыктык. Биредә эш тулы көченә алып барыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Урам якта территорияне төзекләндерү генә калып килә, – диде директоры Рамил Гарипов. – Җиһазлар кайтты. Хәзер шуларны җыеп урнаштыралар. Бинаны августта ачуны планлаштырабыз.

Өч катлы бина, лифт бар. Бүлмәләр якты, иркен. Һәрберсендә бәдрәф, юыну урыны. Мебельләр яхшы, затлы. Барлык мөмкинлекләр дә булачак.

Арча үзәгендә эш быел да дәвам итә. Узган җәйдәге туктаусыз яуган яңгырлар аны шактый тоткарлады. Халык та туя башлады. Әмма күккә әмер биреп булмый. Сабыр иткән, морадына ирешкән. Хәзерге вакытта бу зур проектның өченче чиратында, Большая урамында эш алып барыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X