erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Миләүшә Сабирова: эштән туктаган пенсионер “авыл” стажы өчен өстәмә акчаны ала башлаячак

Белеп торыйк

Татарстанда 60 меңгә якын пенсионер “авыл” стажы өчен өстәмә акча ала.

Шул уңайдан без Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Миләүшә Сабирова белән сөйләштек.

– Миләүшә Рәисовна, авыл хуҗалыгында эшләгән пенсионерларга өстәлә торган акча бүген күпме тәшкил итә?

– 1511,12 сум. Бу өстәмә 2019 елдан башлап һәр елны индексацияләнә. Быел 2021 елның 1 гыйнварыннан ул сумма 1511 сум 12 тиен булды. 3 төркемдәге инвалидларныкы –755 сум 56 тиен.

– Искә төшерик әле: бу акчаны кемнәр ала?

– Авыл хуҗалыгында эшләгән кешенең стажы кимендә 30 ел булырга тиеш. Авыл җирендә яшәргә һәм эшләмәскә кирәк. Әлеге өстәмәне яше тулып, яки инвалидлык буенча пенсия алучылар ала.

– Кайбер һөнәр ияләре авылда яшәп, эшләсә дә, аларның стажы “авыл”ныкына керми.

– Кимендә 30 ел авыл җирендә эшләп, әлеге өстәмәгә хокукы булганнарның Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган (карар 29.11.2018 №1440) исемлеге бар.  Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, колхоз, совхозларда, фермер хуҗалыкларында эшләгән 500дән артык һөнәр ияләре бар. 2019 елның 25 июненнән (№805) ул исемлек киңәйтелде. Мәсәлән, әлеге исемлеккә диспетчер, лаборант, табиб-эпизоотологлар, ветеринария аптекалары мөдирләре, шәхси эшмәкәр–авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кертелде.

– Авыл Советларында, авыл кибетләрендә, балалар бакчаларында, медпунктларда эшләгән авыл кешеләренә әлеге өстәмә каралмаган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әмма монда бер искәрмә бар: әгәр дә бу учреждениеләр колхоз, совхоз һәм крестьян-фермер хуҗалыгыныкы икән, ул вакытта аларда эшләүчеләргә өстәмә акча бирелә.

– Гомер буе авылда эшләгән пенсионер шәһәргә китәргә мөмкин. Бу очракта өстәмә акча алу тәртибе ничек?

– Өстәмәгә хокукы булган пенсионер авыл җирендә яшәргә тиеш. Әгәр дә пенсионер шәһәргә киткән икән, киредән авылга кайтып яшәргә тиеш булып чыга. Ә менә гомер буе шәһәрдә эшләгән пенсионер авылга кайтып яшәргә мөмкин. Бу очракта аларга өстәмә акча каралмаган.

– 80 яше тулган пенсионерларга бу өстәмә ничек исәпләнә. Берәр төрле искәрмә юкмы?

– “Авыл” стажлы 80 яше тулган һәм 1 төркемдәге инвалидларга шулай ук 1511 сум 12 тиен өстәмә акча бирелә. Пенсия база һәм страхование өлешләреннән тора. 2021 елның 1 гыйнварыннан пенсиянең база өлеше – 6044, 48 сум. “Авыл” стажы өчен өстәмә шушы база өлешенең 25 процентын (1511,12 сум) тәшкил итә. Әгәр дә пенсионер 80 яшенә җитсә яки 1 төркемдәге инвалид булса, пенсиянең база өлеше икеләтә артып, 12088,96 сум була. Әмма авыл стажы өчен өстәмә түләү икеләтә артмый – 1511,12 сум кала.

– “Авыл” стажы өчен өстәмә түләүне эшләмәүче пенсионерлар гына ала. Ә эштән туктасалар?

– Эшләп торган пенсионер  эштән туктауга, Пенсия фондына хезмәт кенәгәсе белән килеп, гариза язарга тиеш. Моны электрон элемтә аша да башкарып була. Эштән туктаган пенсионер “авыл” стажы өчен өстәмә акчаны ала башлаячак. Пенсионер эшкә керсә дә, Пенсия фондына белгертергә тиеш.

– Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X