erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әминә апа Сәмигуллина турында

Тыл ветераннары сезгә тиеш әле бик күп язлар...


Самигуллина Әминә Фәйзрахман кызы
(1930)
Тыл хезмәтчәне
Самигуллина (Фәйзрахманова) Әминә Фәйзрахман кызы
Татарстан Республикасы Арча районы Ташкичү авылында
1930 нчы елның 20 нче августында туган
Сәрдәбаш авылында гомер итүче Әминә апага сугыш башланганда  11 яшь тә тулып җитмәгән була әле. Ул бу көннәрне, елларны бик яхшы хәтерли: “Мин, Самигуллина (Фәйзрахманова) Әминә Фәйзрахман кызы, 1930 нчы елның 20 нче августында Кызыл Юл районы Ташкичү авылында дөньяга килгәнмен. Без яшәгән урам инешнең аръягында урнашкан иде, шуңадыр аны Атау дип атап йөрттеләр. Бу урам авылдан бераз аерылып тора иде. Хәзер бу урам да, йортлар да юк инде, анда басу җәйрәп ята. 
Әтием Фәйзрахман исемле, әнием Тофахлҗинан исемле, олы абыемның исеме – Хөсәен, ул 1922 нче елгы, икенче абыемның исеме – Гафиятулла, 1924 нче елгы. Әнием Яңа Кишет кызы булган, Ташкичүгә килен булып төшкән. 
Берзаман бик каты ачлык башланды. Хөсәен абый белән Гафиятулла абый ФЗӨ гә укырга киттеләр. Шул вакытта Гафиятулла ФЗӨ дән качып кайтты, аны 4 айга төрмәгә утырттылар. Әни, бер капчык сохарилар әзерләп, аңа төрмәгә ашау илтте. Төрмәгә 70 чакрым су өстеннән җәяү барганнар. Әни русчаны начар белгән, шундагы бер кеше, бер капчык азыкны үзем тапшырырмын дип, алып калган, ләкин абыйга бирмәгән. Моны шундагы бер рус хатыны белеп алып, капчыкта калган ярты азыкны абыйга тапшырган. Абый 4 айдан соң, исән-сау килеш кайтып төште. Өйгә кайткач, бераз рәтләнеп китте. 
Миңа сугыш башланганда 10 яшь иде. Сугыш башланган көнне дә хәтерлим. Ул көнне үк авылдагы егетләр, ирләр сугышка китә башладылар. Безнең гаиләдән, беренче булып, әти сугышка китте. 1941 нче елның июль аенда киткән иде, кире кайтты. Озак та тормады бер айдан тагын китте. Август ае иде, без әни белән Мәмсәгә кадәр озата бардык, әни Кенәргә үк озатып китте, мин, кире борылып, Ташкичүгә кайтып киттем. Аның белән күп кеше китте, хатын-кызлар елап озаттылар. Минем әти бик матур җырлый иде. Ул сугышта хәбәрсез югалды.
Гафиятулла абый да сугышка китте, ләкин мин бу вакыйганы хәтерләмим. Хөсәен абый сугыш башланган вакытта урман кисүдә иде. Аны чакыртып алдылар, иртәгә китәргә дигән хәбәр килде. Мич янында басып торабыз, ул шунда бер-ике җыр җырлады:
Китәргә килгән хәбәр.
Ничекләр итеп түзәрбез
Кайтыр көннәргә чаклы. 
Бик матур итеп кычкырып җырлады. Иртәгесен, атка утырып, сугышка китте. Бер үзе китте ул авылдан, без карап калдык. 
Гафиятулла абыйның хат язганын белмим. Хөсәен абый хат язды. Өчпочмаклы бер бит солдат хаты: “Сугышка биш тапкыр кердек инде, алтынчы тапкырын керәбез. Инде өметемне өзәм, әнием, хәер-догаңнан ташлама”, - дигән иде хатында. Саубуллашып, хатны тәмамлагач, бер дә онытмыйм, өстәп куйган иде шунда: “Әни, Әминәне укыт”. Бу аның соңгы сүзе. 1942 нче елның маенда шул алтынчы тапкыр сугышка кергәч үлеп калды. Үлем хәбәре килде. Кырыгын укыттык.
Гафиятулла абый Харьков сугышында булган. Ул 1944 нче елда яраланып авылга кайтты. Кайткан вакытларында йөри иде, аны малайлар уйнатырга куйдылар, 20 сум акча да бирәләр иде. Озакламый ул аяксыз калып авырый башлады. Аны Кенәргә больницага алып киттеләр, атка салып. Мин ул вакытта Иске Ашыт мктәбендә укый идем. Әни белән чиратлашып больницага барабыз, әмма абый янына кертмиләр. Әни барган көнне дә кертмәгәннәр, ул коридорда утырган, абый палатада “Әни” дип өч тапкыр кычкырган да үлеп киткән. Мин мәктәптән кайтып бара идем, минем белән укыган кызлар капчык күтәреп нидер ташыйлар. Арадан берсе, мине күргәч, иптәшенә кычкырып әйтеп куйды: “Гафиятулла үлгән Кенәрдә, Гафиятулла үлгән”, - ди. Бу 1945 нче елның 19 нчы апреле иде. 20 нче апрельдә абыйны җирләдек. Абыйның үлеме турында хәбәрне ишетү дә бик авыр булды миңа. Абыйлар егерме яшькә кадәр азап чигеп үлеп киттеләр. Аларның балачаклары да авыр елларга туры килде. Гафиятулла 7 нче классны тәмамлый алды, ә Хөсәен абый 4 кенә класс тәмамлады. Ул 5 нче класска укырга Яңа Кишеткә барырга җыенган иде, укытмадылар. Әти авыртты, йортны алып барырга кирәк дип, ат җигеп, Арчага ашлык ташыды. 
Сугыш вакытында бик авыр булды. Без өйдә әни белән генә калдык. Сугыш елларында төп ашау – төрле үләннәр булды. Иң беренче булып кычыткан ашалып бетте, аннары ат кузгалагы... Ат кузгалагының яфрагын җыябыз, алып кайтып юабыз, турап аш пешерәбез. Ат кузгалагы да бетте. Иң тәмсезе – бәрәңге яфрагыннан пешерелгән “аш”. Мин аны ашый алмадым, ул шулкадәр тәмсез иде. Аннары ат кузгалагының орлыгын җыйдык, кызыл орлыклар. Аларны Фәсхетдин абый он итеп тартып бирде, аннан күмәч пешерделәр, мин аны да ашый алмадым. Әле ярый безнең сыер бар иде. Сөте сыек булса да, ач тору түгел инде. Аның өстенә заемнар, түләүләр җыялар...
42 нче елда әни белән урманнан утын ташыдык. Шул елны әни аяксыз калып, урын өстенә егылды. Урак өсте җитте. Миңа әле 12 дә тулып җитмәгән иде. Әнинең авырганына ышанмыйча, өйгә килделәр, укол ясап карадылар, файдасы булмады. Миңа да: “Ник эшкә чыкмыйсың?” – диләр. “Әнине карыйсы бар”, - дим. “Судка куям мин сине”, - дип чыгып китте. Әнинең аягы бөкләнеп калды, ул акрын гына шуышып йөрде. Тырышып бәрәңге утырттык. 
Бәрәңге алыр вакыт җиткәндә, әни мүкәләп йөри башлады.  Мин бәрәңгене көрәк белән каерам, әни сабагыннан тарта. Шулай итеп, бәрәңге дә алынып бетте. Сыерны да карарга кирәк. Әни кибәк алырга кушты. Гаҗбибикә апай ат җигеп, 10 арба кибәк китерде. 1 арбасы кадак ярым май (600 грамм). Кыш көннәрендә дә тырышып сыерны асрадык. Яз җиткәч, әни дә акрынлап аягына баса башлады. Сыер ел саен көтүгә йөрде, аны 50 нче елга кадәр асрадык. 
Сугыш бетте. Сугыш беткән көнне дә хәтерлим. Ул көнне Кенәрдә митинг уздырдылар. Сугыш арты да авыр еллар булды. Урак вакытында йомшак арыш кыздырып ашадылар, мин аны да ашый алмадым. 
1949 нчы елда Кенәр мәктәбендә 10 нчы классны тәмамладым. Аннары эш сорадым. Мине декрет ялына киткән бер укытучы урынына Ташкичү мәктәбенә билгеләделәр. Анда 2 ай эшләдем. Тагын эш юк. Клубка керергә куштылар, анда эшкә урнашмадым. 
Кенәргә тагын барган идем, Сәрдәбаш мәктәбенә укытучы итеп билгеләделәр.  Декабрь ае иде. Җәяүләп юлга чыктым. Өстемдә швед жилет, аякта чабата, башымда мамык шәл. Әни бераз озатып барды. Бер култык астында  - киез итек, икенчесендә – түгәрәк ипи. Бездән 8 км ераклыкта корт бакчасы бар иде, анда Шәвәли абый дигән кеше каравыл тора. Аның янына кердем. Сәрдәбашның кай якта икәнен дә белмим, ул Ашытбашка таба сукмакка чыгарып куйды. Носы авылына килеп җиттем. Бер йортка кердем. Ирле-хатынлы кешеләр миңа үземнең икмәкне мичтә җылытып, чәй эчерделәр, аннары Сәрдәбашка бара торган сукмакка чыгарып куйдылар. Сәрдәбашка барып җиткәндә сәгать 3 тула иде инде. Урамнарына кергәч шаккаттым. Авыл урамында агачлар бик күп иде һәм алар тоташып бетеп үскәннәр, урам коридорга охшаш иде. Югары очтан түбән оска таба төшкәндә каршыма Мәрьям Гыймадиева очрады, ул мине 3-4 нче классларда укыткан укытучы. 20 көнләп мәктәп директоры булган Миһаҗ абыйларда яшәдем. Бер яклы өй, үзләренең дә балалары бар. Аннары бер карчыкка квартирага кердем. 1954 нче елны әнине дә үз яныма алып килдем, икәү бер йортны алып тордык. Аена 30 сум түли идек. Ул вакытта мәктәп җидееллык иде. Класста укучылар бик күп иде, мин бик тырышып эшләдем. Районнан тикшерүләр гел килеп торды, алар килгән вакытта да укучыларым сынатмады, контроль эшләрне әйбәт эшләделәр. Барысының да укый-яза белүенә ирештем. Матур язуга зур игътибар бирдем. Укучыларны дәрестән соң да чакырып эшләдем. Укучылар да тыңлыйлар иде. 
1955 нче елның ноябрендә шул авыл егете Самигуллин Ислам белән туй үткәрдек. Бер-бер артлы балалар туды: 1957 нче елда – Мөнир, 1958 нче елда – Әмир, 1959 нчы елда – Таһир, 1964 нче елда – Әнвәр, 1970 нче елда – Корбангали, 1972 нче елда – Илгиз. Кызганычка каршы, Корбангали исемле улыбыз үле туды. Биш улыбыз да армиядә әйбәт кенә хезмәт иттеләр, мактау язулары гел килеп торды. Таһир армиядән кайтып, комбайнда эшләгән чагында, аңа кабат чакыру килде. Икенче көнне алып та киттеләр. Чернобльдә авария булган арты. Шунда бер ай хезмәт итеп кайтты, сәламәтлеге какшады. 50 яшенә кадәр генә яши алды. 
1956 нчы елда Пөшәнгәр мәктәбендә эшләп алдым, сентябрь- октябрь айларында. Аннары мине күрше республика булган Марий-Эл республикасы Мари-Төрек районы Новый Мир авылына эшкә чакырдылар. Бу авыл Сәрдәбаштан ике генә км ераклыкта, мин риза булдым. Анда 6 ел башлангыч классларда белем бирдем. 1961 нче елда кире Сәрдәбаш мәктәбенә кайттым, гел белем күтәрү курсларында укыдым. Ул вакытларда сайлаулар елга икешәр тапкыр да була иде. Мин сайлау комиссиясе секретаре булып бик күп еллар эшләдем. 1996 нчы елда лаеклы ялга чыктым”. 
46 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, күп еллар ветераннар советы рәисе булып эшләгән Самигуллина Әминә апа авыр һәм сикәлтәле тормыш юлы үткән. Хәзерге вакытта Сәрдәбаш авылында улы Илгиз һәм аның гаиләсе белән бер йортта яшәп ята. Сәламәтлек, тыныч, матур тормыш телибез аңа. Ул үзе дә сугыш еллары турында сөйләгәндә: “Бу вакытларны, без күргәннәрне Ходай яңадан күрсәтмәсен иде”, - дип тели. Күгебез аяз булсын, кояш гел балкып торсын, сугышлар кабатланмасын. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X