erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мин бу турыда дәшми кала алмыйм... (ВИДЕО)

Әйе, бу турыда дәшми калып булмый.

Хис-тойгыларның чик-чамасы юк.  Район мәдәният йортында Татарстанның атказанган җырчысы, Балтач егете Раяз Фасыйховның концертына бардык. Беренче тапкыр Раязның концертын карадым. Җырлавын рәхәтләнеп, ял итеп, уйланып, яратып тыңладым! Җырчы шәхесләрне (Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи һ.б.) искә алып, аларның кайбер җырларын башкарды. Тамашачы да кайнар алкышлар белән яратып тыңлады. Ә иң кызыгы шунда: залда Арча педагогика көллияте укытучылары күп иде. Чөнки Раяз Арча педагогика көллиятен тәмамлаган. Илдус Сәгьдиев, Фирая Батыршина, Бари Бакиров... Раяз Фасыйховны укыткан укытучылар. Сәхнәгә чыгып укучысына чәчәк тә бирделәр әле. Заманында Арча педагогика көллияте директоры булып эшләгән ветеран педагог Илдус Сәгьдиев сәхнәгә күтәрелеп, укучысы Раязга рәхмәт әйтеп, син безнең горурлык, диде. Сүз остасы Раил Садриевның сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп, концертны алып баруы болай да шәп концертны тагын да күтәреп җибәрде. Рәхмәт шундый сәләтле татар улларына һәм Раяз кебек җырчылар тәрбияләгән Арча педагогика көллияте укытучыларына.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X