Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Мин – Кәлимуллин!

    Чәчәкле, матур капкалы, гүзәл йортлы урам бу. Өлкәннәр йорты да шушында. Бөтен ишегалдын, урам ягын шау чәчәккә күмүчеләр, алай гына да түгел, игелекле кешеләр көн итә биредә. Әлеге Левитан урамында (исеме генә дә ни тора!) без Кәлимуллиннар гаиләсендә булдык.

     

    Районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина белән сөйләшә-сөйләшә челтәрле капканы ачып, ишегалдына узабыз. Күрче, ничек тәртип белән җиләк түтәлләрен ясап куйганнар! Яңа веранда эшлиләр. “Рамил боларның барысын да үзе эшли инде”, – диде Рафия Гомәровна. Рамил үзе эштә, ә Рәмзия өйдә иде. Икесе дә “АСПК” җәмгыятендә хезмәт итәләр. Рамил тагын нәрсәләр иҗат итте икән дип, икенче катны да карап төштек әле. 8 яшьлек Тимур янда бөтерелеп йөри. Вакыт-вакыт әнисенә килеп сарыла. Әнисе дә: “Шулкадәр сөйкемле бала бу, гел шулай сырпаланырга ярата”, – дип, Тимурны кочагына ала. “Иң яратканыгыз да шушы, төпчектер әле”, – дибез. “Әйе”, – дип, тыйнак кына елмая Рәмзия.

    – Казан кызы мин, – дип сөйләде Рәмзия. – Тегүчелеккә укыдым. Арчага мехкомбинатка технолог булып эшкә кайттым. Арча егете Рамил белән монда таныштык. Өч бала тәрбияләп үстердек. Олысы Алинәгә 27 яшь. Аның үз гаиләсе хәзер. Кичә генә улыбыз Азатның туган көнен үткәрдек. 25 яшь тулды. Өйләнде. Бергә яшибез. Кече кызыбыз Ләйсәнгә 14 яшь. Арчаның 5нче гимназиясендә укый. Аллага шөкер, гаиләбез зур, 9 кеше яшибез.

    Бармак белән санап киттек: Рәмзия–Рамил, Азат–Лилия, аларның кызлары Самира, Ләйсән, Нәдирә, Камилә, Тимур...

    Сүз әкренләп тәрбиягә алынган балаларга күчте. Ә Тимур бирелеп дәрес әзерли. Аның үз өстәле. 2 сыйныфта укый.

    – Балалар үстеләр. Өй зур. Тормышыбыз җитеш, – дип сүзне дәвам итте Рәмзия. – Ә өй җылысын күрмәүче балалар күпме?! Шуларның берсен генә булса да үз гаиләбезгә алырга уйладык һәм тәвәккәлләдек.  Алар булып чыкты өчәү! Бер анадан. Тәрәзә төбендә утырып тора иделәр. Күрдем дә, йөрәгем әллә нишләп китте... Кечкенәсе Тимурга ул вакытта 8 ай гына. Олысы Нәдирәгә 8 яшь, ә Камиләгә 3 яшь тә юк. Малай утырып та тора алмый иде. Бер як кулы, аягы начар эшли иде. Медицина кәгазендә дә шулай язылган. Без ул кәгазьләргә игътибар да итмәгәнбез. Менә хәзер күрәсез, Тимур йөгереп йөри. Оста хоккейчы да әле ул!

    Тимур тагын әнисенә килеп сарылды. Хоккей уйнап алган медальләрен алып килде. Аннан эластик тасма белән төрле күнегүләр ясарга кереште. Күз идән уртасында мәш килгән Тимурда гына! Нык гәүдәле Тимур менә дигән хоккейчы булачак! Ул кайвакыт: “Мин фәлән түгел, мин – Кәлимуллин”, – дип, дәфтәр тышын да үзгәртеп куя икән. “Син көчле хоккейчыларны беләсеңме, хоккей карыйсыңмы?” – дип сорыйм үзеннән. Беләм дип, оста хоккейчыларны атады ул. Аннан: “Без өйдә бөтенебез хоккей карыйбыз. Мин, әти, Азат абый...”, – дип санап китте.

    Нәдирә дә безнең янга чыкты. Бүлмәләр күп. Һәркайсына бер бүлмә дигәндәй... “Артист булам, Мәскәүгә китәм”, – ди. Кызлар шулай хыялланырга ярата инде. Бирсен Ходай, нинди һөнәр сайласаң да, бәхетләре булсын. Ә уртанчысы Камилә рәсем ясарга ярата. Рәсемнәрен сокланып карап утырдык.

    ...Китәргә җыендык. Тимур да хоккейга әзерләнде. Рәмзиядән: “Яраткан шөгылең бармы?” – дип сорыйм. “Балалар”, – дип җавап бирде ул. Күпме авыр һәм бәхетле мизгелләрне кичергәннәрен алар үзләре генә белә.  Сабыйлар хакына кылган игелекләр меңе белән әйләнеп кайтса иде, дигән теләктә без. Алла боерса, шулай булыр да!

    Румия Надршина

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: