Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Мин ничек генерал булдым

    Шул вакытта милициягә эшкә күчсәм өлкән лейтенанттан капитан дәрәҗәсенә күтәрелә идем. Әмма бу да кызыксындырмады мине. Ул елларда милициягә эшкә баганага бәйләндереп карап алалар икән дип, шаяртып сөйләшү бар иде. Мин алай булдыра алмыйм, дип баш тарттым.

    Капитан булырга  язмаса да, бер мәлне генерал булырга туры килде миңа.

    1983 елның декабрь ахыры. Йокларга ятам дигәндә генә ишектә кыңгырау шалтырады. Ишекне ачсам күрше йортта яшәүче, хәрби комиссариатта эшләүче офицер басып тора.

    – Сезне хәрби комиссар телефонга чакыра, – ди бу. Ул вакытта бездә телефон юк иде әле. Кердем, трубкада комиссар Рәсим Абдуллаевич тавышы: “Комиссариатка төшеп мен әле. Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел”, – ди.

    Комиссар мине киң кочакларын җәеп каршы алды. Баһадир гәүдәле бу кеше озак еллар ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Тыныч тормыш әле аның өчен яңа нәрсә, ул аңа ияләнеп кенә килә. Яңа гына эшли башлаган көннәрендә бер җыелышта колхоз рәисләрен өстәл сугып әрләп ташлады ул. Мондый хәлдән башта аптырабрак калган беренче секретарь  аны: “Сез үзегезне һаман да армиядә дип хис итәсез ахрысы”, – дип туктатырга мәҗбүр булды. Аннан залга карап: “Сез аңа бик аптырамагыз инде, ул әле яңа гына җир астыннан чыккан”, – дип куйды.

    Болай җайлы, ипле кеше булып чыкты ул комиссар. Мин аны һәрвакыт  ихтирам белән искә алам.

    – Ильяс, менә нәрсә, – диде комиссар бүлмә буйлап әрле-бирле йөреп. – Иртәгә генерал кабан ауларга кайта. Мин аңа синең турында сөйләдем, бөтен өмет синдә...

    – Мин бара алмыйм бит, Рәсим Абдуллаевич, – дидем. – Бик рәхәтләнеп барыр идем дә, хатын бүген–иртәгә бәбиләргә тора.

    – Син мине бөтенләй харап итәсең бит, – диде комиссар. – Мин бит сезнең урманнарны да белмим. Мин сиңа кирәк икән пистолет, автомат бирәм. Тик бара гына күр инде.

    – Мин анда нинди күңел белән йөрим инде? Юк, булмый! – дим. – Шулай да, бер юл бар. Мин Казанка авылында яшәүче районда аучылыкны алып баручы Миңһаҗ абыйга булышуын сорап хат язам.

    – Хәзер ун минуттан генерал шалтырата, – диде комиссар. – Син аның белән сөйләш, әмма бара алмыйм, дип әйтмә.

    Хәрби кешеләр төгәл – нәкъ ун минуттан телефон шалтырады, трубканы алып: “Здравье желаю товарищ генерал!” – дидем. “Перед вами не я генерал, а вы перед нами генерал!” – димәсенме бу!

    Әлеге сөйләшүдән соң бер атна–ун көн чамасы вакыт үтте. Өйдә бар да әйбәт, икенче кызыбыз исән-имин туды. Әмма күңелдә комиссарның йомышын үти алмаганга борчылу кебек нәрсә йөри. Генерал белән әйбәт кенә аерылыша алган булсалар ярый инде...

    Шулай бер көн урамнан барам, икенче яктан комиссар килә. Менә ул минем каршыга кисеп чыкты. Бик ачылып китми генә исәнләште.

    – Ничек, юлыгыз уңдымы? – дигән булам.

    – Ну күрмәгәнне күрсәттең син миңа! – ди бу. Һәм урманда күргәннәрен сөйләп бирде.

    ...Казанкага бара болар. Миңһаҗ абыйның алар белән йөрергә җае килми, күрше авылдагы сунарчы Василийга хат яза үзе. Василий урманны яхшы белә, бик яхшы, тыңлаучан кеше иде мәрхүм. Алып бара боларны урманга. Мин булмагач генерал урманда да генерал булып кала инде.

    – Генерал мине кабан сукмагыннан кертеп җибәрде, – ди Рәсим Абдуллаевич. – Кар тирән, куаклар астыннан бөкрәеп, шуышып диярлек барырга туры килде. Тирләп-пешеп чыгам, ә анда генерал басып тора: “Кабансыз нәрсәгә чыктың?” – дип яңадан кертеп җибәрә...

    Ул көн шулай үтә, икенче көнне, бәхеткә, бер кечерәк кабанны эләктерәләр үзе...

    Ильяс Фәттахов

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (2)
    Осталось символов:
    • 1 март 2020 - 11:01
      Без имени
      И? Как стал генералом то?
    • 29 февраль 2020 - 10:28
      Без имени
      И хэзерге заманда купме кеше шул кабан куып кеше булып китте...