erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мин шулай төймә тагып, киемнәрне ямап үстем

Арчадан Ягъфәр Шәмиевны күпләр укытучы һәм чаңгычы буларак белә. Өлкән яшьтә булса да, ул әле дә ярышларда катнаша

Соңгы очрашуда мин аның тагын бик күп төрле һөнәрләргә ия кеше булуына төшендем. Гармунчы да икән бит ул. Әле нинди генә! “Уйнагыз, гармуннар”да катнашып дипломга ия булган гармунчы. Беренче гармунын әле дә саклап тота.

 “Студент чагымда баржа бушатып җыйган акчага алган идем. Сәләтлемен дип мактана алмыйм, әмма мәктәп елларында ук кызларны биетә идем. “Төне буе кызлар биетә, аннан дәрестә йоклап утыра”, – дип укытучы абыйга зарланган да әле. Балыкчы да ул. Җәй буе су буеннан кайтып керми. Балык эләгәме, юкмы, анысы мөһим түгел. Бер чиләк тоткан, бер балыксыз кайткан вакытлары да булган.

Әмма бу юлы сүз ул хакта түгел. Аның тегүче, аяк киемнәрен төзәтүче булуын кемнәр белде икән?

– Кечкенәдән тегү тектем мин. Сугыш чоры. Гаиләдә 6 малай, бер кыз. Әти-әни колхозда таякка эшли. Яңа кием алырга акча юк, әни искеләрен ялгап өлгерә алмый. Мин шулай төймә тагып, киемнәрне ямап үстем. Хәзер дә күп сорап тормыйм, керен дә, идәнен дә юам, үтүклим дә. Мәрхүмә хатыныма да һәрчак ярдәм итә идем, – диде Ягъфәр абый. –Абыйлардан калган телогрейка җиңнәрен кисеп алып, чалбар тегеп кигәнне хәтерлим әле. Аннан чалбарларыма кесәләр тегеп куя идем. Чүп-чар салып йөрергә кесә дә кирәк бит. Армиядә яка тегүдә мине башкаларга үрнәк итеп куялар иде. Кайткач институтка кердем. Шунда тулай торакта беренче тапкыр “Зингер” машинасы күрдем. И, рәхәтләндем, студент кызлар һәм егетләрдән стилягалар ясап бетердем. Итәкләрне дә, чалбарларны да үзгәртеп тектем. Укыта башлагач бер кызның тәмам беткән аяк киемен рәтләп бирдем. Ходай биргән таланттыр инде бу миндә. Берәү җырлый, икенчесе бии, ә мин менә шундый эшләр башкарам.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аяк киемнәре төзәтә башлавы да кызык кына килеп чыга аның. Бервакыт Дербышкида тукталышта торганда аяк киеме замокларын тегүче үзбәккә күзе төшә. Кызыксынып янына бара. Кара, мин дә булдырам бит моны, дип уйлап куя ул. Өйрәнү теләге туа. Үзбәктән каян аяк киеме замогын тегә торган машина алып булуы белән кызыксына. “Миндә иске машина бар, кирәк икән, сатам”, – ди тегесе.

– Сатып алып кайттым бит мин моны. Иске инде. Озакка түзмәде, билгеле. Әмма эшләргә өйрәнү өчен бик ярап куя. Шулай да бераздан яңасына алыштырдым, – диде Ягъфәр абый. – Хәзер берничә төрле тегү машинам бар. Кызыксынам, эшләп карыйм. Килеп чыга, сөенәм. Балалар, оныклар, туганнар, дусларны рәхәтләндерәм, аяк киемнәре замокларын да тегеп бирәм, итек асларына да салам. Өйрәнгәнем үзем өчен булса, якыннарыма файдам тия. Әмма мин үзем ышанган әйберне генә эшлим. Башымда ниндидер проект тумыйча тотынмыйм.

Ул үз эш бүлмәсен дә булдырган. Эче пошканда шунда кереп утыра да, машиналарын текелдәтә башлый. Бу вакытта ул бөтен дөньясын оныта. Ничек аяк киеменә замок теккәнен күзәтеп тордым. Бөтен игътибарын шуңа биреп, җиренә җиткереп, дөньясын онытып эшли. Аннан үзенә тәм таба.

Ягъфәр абый үзе җыйган үләннәрдән чәй эчертмичә, үзе пешергән коймактан авыз иттермичә чыгарып җибәрмәде.  “Аллага шөкер, бар эшкә кулым бара. Үзем электрны да беләм, балта остасы, буяучы, штукатур да. Кул эш белү начар түгел бит. Бер минут та тик тора белмим мин. Олы яшьтә булсам да, кан басымы яшьләрнеке кебек, авыртам, дип зарланмыйм. Тормышның тәмен тоеп, үлгәнче яшим әле”, – диде ул шаяртып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X