erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Мин тавыш бирдем!» билеты белән концерт карап була

Казанда сайлау көнне «Мин тавыш бирдем!» билеты белән концерт карап була

11-13 сентябрь көннәрендә сайлауда тавыш бирүчеләр «Ак Барс Арена» стадионы янында якшәмбе интерактив программасын карый ала. Һәр сайлаучыга «Я проголосовал! /Мин тавыш бирдем!» беләзеге рәвешендә чакыру билеты тапшырыла. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйрәм 13 сентябрь көнне 12.00 сәгатьтә башлана. «Ак Барс Арена» янындагы территория экстрим-мәйданчык, кибер-спорт зонасы, өлкән яшьтәгеләр өчен «Тормышны яратучылар» проектының презентациясе, «Әдәби ишегалды» мәйданчыгы, ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыгы, диджитал-зона, арт-инсталляция, музыкаль караоке-бәйге һәм башка зоналарга бүленә. 

Әнвәр Нургалиев (16.10), Гүзәл Уразова (16.45), DABRO төркеме (18.00), Клава Кока (18.30), Нюша (19.10), Салават Фәтхетдинов (19.50), Валерия (20.00) һәм Хор Турецкого (21.00) чыгышы программаның кульминациясе булыр дип көтелә. Бәйрәм салют белән тәмамлана. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тавыш бирү 11 — 13 сентябрь көннәрендә уза. Өч көн дәвамында сайлау участоклары иртәнге 8.00 дән кичке 20.00 кадәр эшләячәк.  

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/society/11-09-2020/kazanda-saylau-k-nne-min-tavysh-birdem-bilety-bel-n-kontsert-karap-bula-5770364

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре выборы

2
X