Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Мин яшәргә тиеш!

    1968 елның феврале ахырында Иркутск өлкәсендә “Ил-18” самолеты һәлакәткә дучар була. Самолеттагы 83 кешенең берсе – 20 яшьлек солдат Василий Андриенко гына исән кала.

    Самолет Мәскәүдән Петропавловск–Камчатскийга оча. Красноярск шәһәрендә самолет аэродромга төшә, биредә экипаж алышына. 28 февральдә 22.03 сәгатьтә аэропорттан оча, 8000 метр биеклеккә күтәреләләр. Бортта 75 пассажир (64е өлкәннәр, 11е балалар) һәм 8 экипаж әгъзасы була.

    Братск шәһәреннән ерак түгел самолет белән проблемалар килеп чыга, ул түбәнәя башлый, 650 метр биеклектә асты өскә килә, җимерелә башлый һәм тайгага егылып төшә.

    Ни гаҗәп, әлеге һәлакәттә солдат хезмәтендә булган 20 яшьлек егет исән кала. Ул җирдә, кар өстендә яткан килеш тайга уртасында аңына килә. Тирә-якта гарипләнгән, имгәнгән кешеләр ыңгыраша. Янәшәдә соңгы көче белән пышылдап бер кыз ята. Бер моряк торгызырга булышуны сорый. Василий ни эшли алсын: үзе дә ватылып беткән, тормышы белән саубуллашып ята. Ул бөтенләй катып бетмәс өчен хәрәкәтләнергә омтыла, кечерәк кенә учак та тергезә ала, бәхеткә, кесәдә шырпысы була. Җылынырга теләп бер кап сигаретны тартып бетерә.

    Егет һәрвакыт аңында була, ахырдан сөйләвенчә, башыннан нинди генә уйлар узмый, аның бик тә яшисе килә, сиңа нибары 20 яшь кенә булганда ничек яшисең килмәсен инде?!

    Егет икенче көннең яртысына кадәр шул килеш ята. Янында катып үлгән кыз һәм  морякка карап үзен дә озакламый шундый язмыш көтәсен уйлый. Һәм шунда, соңгы өмете дә өзелеп килгәндә, янәшәдә генә кешеләр тавышы ишетелә, тайгада ерак кына түгел сагыз әзерләүчеләр бригадасы эшли икән. Василий соңгы көчен җыеп: “Егетләр, ярдәм итегез!” – дип кычкыра. Ул аларга монда әле тагын яралылар барлыгын әйтергә өлгерә һәм тегеләр эзләргә керешәләр. Тагын бер исән кешене табалар һәм хастаханәгә озаталар. Соңыннан табылган кеше  операция өстәлендә үлә.

    Василий ярты елдан артык хастаханәдә ята, аннан аны хәрби госпитальгә күчерәләр. Аның яныннан кеше өзелми, хезмәттәшләре, җирле халык, туганнары, журналистлар хәлен белеп, ярдәм итеп тора. Ул үлеп аларны уңайсыз хәлдә калдырырга теләми, яңадан аякка баса. Сәламәтләнгәч үзен коткарган кешеләр янына барып рәхмәт әйтә. Красноярск краена эшкә килгән бер кыз белән таныша, шуның белән 50 елдан артык бергә яшиләр, ике бала үстерәләр. 20 яшьтә гомере өзелә язган Василий гомере буе кешеләргә ярдәм итеп яши.

    Реклама

    Табиблар кешенең сәламәтләнүенең 50 проценты аның үзенә бәйле, дип әйтә. Димәк, дару һәм башка сәбәпләргә икенче яртысы кала. Беттем дип, паникага бирелгән кешене дәвалавы кыен, диләр. Кеше организмының файдаланылмый яткан резервларын уяту өчен ихтыяр көче кирәк.

    Минем беренче мөхәррирем Ренат Таҗиев Арча белән Казан арасында көчле һәлакәткә эләкте. “Мин Биектау больницасында аңыма килдем, – дип сөйләде ул соңыннан. – Янымда табиблар, шәфкать туташлары. Шунда кайсыдыр: “Берсе әзер”, – дип әйтеп куйды. Кайсысы икән? – дип уйлап ятам. Шофермы, хатыным Розамы?”

    Педагогия училищесы студентларының яраткан укытучысы Роза апаның гомере шунда өзелде. Аны туган авылы Түбән Мәтәскә зиратына  җирләделәр.

    Ренат абыйның да хәле авыр иде, шактый операцияләр кичерде, озак вакытлар янына да кертмәделәр. Соңынан Ренат абый миңа кулына каләм тота ала башлагач язып барган көндәлеген күрсәтте. Көндәлекнең һәр көнге җөмләсе: “Мин яшәргә тиеш! Балалар, әти-әни хакына мин яшәргә тиеш! Һәм мин яшәячәкмен!” – дип  башланган иде.

    (Дәвамы бар).

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: