erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мин үзем гаепле барсына

Ул кычкырып әйткән кебек булган иде, бактың исә иреннәре генә селкенгән икән. Әмма Зөлфәт Ранияне аңлады.   

Надирә улын зарыгып та, бераз куркыбрак та көтте. Бер караганда, сигез ай сизелми дә үтеп китте. Бүген, иртәгә үзе әти булырга җыенган ир-ат булса да, ул да ана өчен бала. Тик менә Ранияне күрсә ни әйтер? Ул яңалыкны ничек кабул итәр? Анысы бераз куркыта.

Өч ел яратып йөргән кызы Раниягә өйләнергә теләвен кайтып әйткәч, Надирә сөенеченнән нишләргә белмәде. Яхшы кыз. Үзе чибәр, үзе акыллы, үзе тыйнак. Укытучы. Читтән торып югары белем ала. Зөлфәтен чын күңелдән ярата. Туйны да зурлап үткәрәсе иде дә... Ялгыз хатын булса да, кеше арасында ким-хур итәсе килми. Әҗәткә батса батар, исән-сау булса, акрынлап түләп бетерер, әмма туйны үткәрер.

Әнисенең уйларын белгәндәй, беркөнне Зөлфәт эштән кайтты да үзенең Себергә эшкә китәргә теләвен әйтте.

– Әни, туй үткәрергә акча да булыр. Әҗәткә кереп чумганчы, үзем эшләп табыйм. Рания белән киңәшләштем, ул риза булды. Хәзер синең ризалыкны көтәм. Курыкма, әни, ярты елга гына ул, – диде егет.

Башта аның белән түгел, Рания белән киңәшләшкәненә бераз йөрәге авыртып куйса да, улына сиздермәде Надирә.

– Ярар соң, улым, Рания риза булгач, мин каршы килеп тора алмыйм инде. Мәхәббәтегез өчен бер сынау да булыр. Исән-сау йөреп кайтырга язсын, – диде ул күз яшьләренә буылып.

– Әни, әллә еламакчы буласыңмы? Кит инде, сугышка китмим бит мин, – дип анасының җилкәсеннән кочты Зөлфәт.

Аңлады ул әнисен. Ничәмә ничә еллар икесе генә бит. Әтиләре ташлап чыгып киткәндә малай беренче сыйныфка гына кергән иде әле. Ул да Себергә эшкә дип чыгып китте, шунда үзенә яшь хатын тапты. Ә берничә елдан үлгән хәбәре килде. Авылга алып кайтып күмделәр. Яшь хатыны булгач, әнисе ул чакта зиратка бармады. Икенче көнне иреннән хат алды. Телсез калды әнисе. Конвертны ача алмый интекте.

– Әни, бир, үзем ертып бирим. Укып торма. Ташлап киткән икән, хат язып торасы юк иде, – диде ул чакта Зөлфәт әнисе кулындагы конвертка үрелеп.

– Кирәкми, улым, әтиең турында начар сүз әйтмә. Кешеләргә дә яманлап сөйләргә ирек бирмә. Нинди генә булмасын, ул синең әтиең, – дип хатын тотып икенче бүлмәгә чыгып китә Надирә. 

Хатта нәрсәләр язылган булгандыр, әмма шул көннән алып көн дә диярлек аның кабере янына бара әнисе.

– Әни, гомер буе теге хатның эчтәлеген беләсем килде. Сер булмаса, әйт әле, нәрсә язган иде анда әти? – дип ничә еллардан соң исенә төшереп сорады егет.

– Син онытмадыңмыни ул хат турында? – Надирә тиз генә бүлмәсенә кереп китте һәм конвертны алып чыгып улына тоттырды. – Мә, укы. Әтиең кебек яратырга өйрәнә тор.

Хатны берничә тапкыр укып чыкты Зөлфәт. Әтисе аны да, әнисен дә ничек яраткан бит. Бер ялгышлыгы бөтен дөньясын чәлпәрәмә китергән. “Гомер булмаганны эчтем шул. Югыйсә, авызга кабып та караган нәрсәм түгел. Икенче көнне бу хатынның фатирында уяндым. Икебез бер караватта. Бер юрган астында. Өнсез калдым. Әти-әнисе кайтып керде. Тавыш күтәрделәр. Сиңа да җиткергәннәр. Адресыңны да тапканнар бит. Гафу ит, әмма мин сиңа ул чакта хыянәт итмәдем. Мин бары тик сине генә яраттым. Ышан миңа”, – диелгән иде анда.

Надирә килеп җилкәсенә кулын салуга Зөлфәт сискәнеп сикереп торды. Сорау тулы күзләре белән анасына карады.

– Менә шундый хатыннар да була, улым. Андыйлар җәтмәсенә каба күрмә, – диде аны сүзсез дә аңлаган хатын.

– Бәлки...

 – Мин әтиеңне яхшы беләм, – дип бүлдерде аны Рания, ни әйтергә теләвен шунда ук аңлап алып. – Шуңа аңа ышанам.

– Юк, әни, миңа Раниядән башка кеше кирәкми.

– Мәхәббәтегезне сакларга тырышыгыз, балам. Безнең кебек бәхетсез булмагыз.

Икенче көнне Надирә Рания белән егетне озатып калдылар. “Көт мине, кайтырмын. Ярты ел сизелмичә дә үтеп китәр. Тынычлап укы. Кайтуга өйләнешербез. Гөрләтеп туй үткәрербез, ”, – диде Зөлфәт Раниясен кочагына алып. Кыз дәшмәде. Яшь белән тулы күзләрен аның күкрәгенә яшерде. “Тизрәк кайт, яме”, – диде пышылдап.

Күпмедер вакыттан соң кыз үзенең йөкле булуын аңлады. “Син мәңгегә минеке генә булырга тиеш, дигән идем. Хәзер мин синнән кая китә алам инде”, – диде ул үз-үзенә елмаеп. Ирсез йөккә узган килеш мәктәптә укытып йөреп булмас, дип, шәһәргә китте. Ялга кайткан вакытында куркып кына сөйгәненең әнисенә дә Зөлфәттән бала көтүе турында җиткерде. Надирәнең сөенгәнен күргәч эченә җылы керде.

– Әлегә Зөлфәткә әйтми торыйк. Кайтышына сюрприз булсын, – диде ул. – Хәзер без аны өчәүләп көтәбез инде.

Тик егет кенә ерагайганнан ерагая барды. Баштарк көн дә хат юлласа, тора-бар сирәгәйде, аннан бөтенләй килми башлады. Эш күп, вакыт юкка сылтады. Рания аңа ышанды. Ярты елдан соң тагын өч айга калырга уйлавы турында Зөлфәт телеграмма белән генә хәбәр итте. Надирә белән Рания бер-берсенә дус та, ярдәмче дә, таяныч та булдылар. Кызга сиздермәсә дә, ана улы өчен бик борчылды. “Һай, балакай, әтиең ялгышын гына кабатлый күрмә”, – дип теләде ана. Ә Рания хәсрәтен сиздермәде. Түземсезлек белән Зөлфәтен көтте.

... Кайтты ул. Тик бөтенләй икенче кеше булып. Әнисе белән дә коры гына күреште. Элекке вакытлардагы кебек кочагына алып, күкрәгенә башын салмады, җилкәсенә кулын куеп: “Нихәл, әни?” – диюдән узмады. Бүген-иртәгә бәбәйләргә торган Ранияне күргәч, күзләренә шайтан кереп оялаган кыяфәткә керде. Ачудан кызарган күзләрен хатынга төбәп, теш арасыннан: “Күрәм, көткәнсең икән. Ә мин тагын борчылган булам”, – диде һәм борылып китеп барды.

– Зөлфәт, нишлисең син, бу безнең балабыз бит, – диде.

Мин сигез ай өйдә булмадым, ничек минем балам була алсын ул, дип уйлады ир. Әнисенә карады. Тегесе Ранияне җөпләп баш какты. Тик ир баудан ычкынган эт кебек иде, аягына килеп сарылган йөкле хатынны этеп җибәрде дә, җиргә төкереп чыгып китте. Җиргә ятып елаган Ранияне дә, аңа ярдәмгә ашыккан җиреннән йөрәген тотып егылган анасын да күрмәде ул. Күршеләр йөгереп керде, ананы хастаханәгә озаттылар. Тик...

 ... Надирәне күмгән көнне Рания кыз бала тапты. Хәзер кая бара инде ул? Әти-әнисе күптән вафатлар. Туганнары аны аңламаячак. Бердәнбер ышанычы Надирә апа да юк. Баласын күкрәгенә кысып берүзе чыкты ул хастаханәдән. Хатыннарын каршы алырга дип чәчәкләр күтәреп килгән ирләрне күреп йөрәге әрнеде. Үз-үзен белештермичә аягы кая атлый, шул якка таба китте. Бик озак йөрде ул шулай шәһәр буйлап. Ахыр чиктә иң яхшысы балалар йортына калдырырга дигән фикергә килде.

– Гафу ит, кызым. Мин сине бик яратам. Тик бәхетсез итәсем килми үзеңне. Минем бүгенге көндә барыр урыным да юк бит. Насыйп булса, күрешербез. Бераз аякка баскач, эзләп табам мин сине, – дип баласын балалар йорты ишек төбенә калдырып китте.

Бала елап, тыпырчынып өсләрен ачып ташлагач кире килеп алырга да уйлады. Тик шунда ишектән чыккан бер ханымны күрде. Тизрәк агач артына качты. Ә теге ханым як-ягына карап бала калдыручыны эзләргә маташты, бер кеше дә күрмәгәч “тере” төргәкне эчкә алып кереп китте. “Гафу ит, балам”, – дип пышылдады Раниянең иреннәре. Шунда аның күз аллары караңгылангандай булды һәм ул аңын югалтып егылды.

Хастаханәдә генә аңына килде ул. Беренче булып баласын балалар йорты ишек төбендә калдырып китүе исенә төште.

– Балам, балам, гафу ит, балам, – дип саташты хатын һәм яңадан караңгылыкка чумды. Күзләреннән агып төшкән яшьләрен кемдер сөртеп, ягымлы итеп эндәшкән кебек булды аңа. Көч-хәл белән авыр күз кабакларын күтәреп әлеге йомшак кул иясенә карады. Аңа таба өлкән яшьтәге бер ханым иелгән иде.

–  Күзләреңне ач бала, үлем белән көрәшергә кирәк, югыйсә, син түгел, ул сине җиңәчәк, – диде ул үтә дә ягымлы һәм йомшак тавыш белән. Рания елап җибәрде. – Ела, бала, ела, җиңел булып китәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Миңа хәзер беркайчан да җиңел булмаячак, – диде яшь хатын үкси-үкси.

– Иң мөһиме, син аңыңа килдең. Ә тормыш мәшәкатьләренә бирешергә ярамый. Кияүгә чыгарсың, гаиләң, балаларың булыр. Бу көннәр дә тора-бара онытылыр.

Бу апаның кем икәнен ул соңыннан белде. Үзе кебек үк дәваланып ятучы хатын булып чыкты ул. Онытылыр, онытылыр, онытылыр... Әле дә башына кирпеч белән суккандай яңгырый. “Син яңа туган балаңны урамда ташлап калдыра алыр идеңме?” – дип сорыйсы килде аннан Раниянең. Бу уе үзен дә айнытып җибәргәндәй булды. Дөрес әйтә бу апа, бирешергә ярамый, көрәшергә кирәк. Тазарып чыгу белән, балалар йортыннан кызын алыр, шуның өчен яшәр. Нәрсә куркып калды соң әле ул. Ялгыз аналар аз түгел бит. Берсенең дә үлгәне юк.

Озак ятты Рания хастаханәдә. Чыгуга балалар йортына китте. Хәлне аңлатып бирде. Ул көнне искә төшерделәр. Әмма соң иде инде.

– Баланы бер гаилә алды. Кемнәр икәнен әйтергә хакыбыз юк, – диделәр, елап ялварса да серне чишмәделәр. Шулай Раниянең соңгы өмете дә юкка чыкты.

Көн артыннан көн үтте. Хатын акчалы эш тә тапты, фатир да алды. Кияүгә чыгып, ул да үстерә. Ире яхшы кеше, зарланырлык урыны юк. Әмма бала турында ул берни белми. Рания үзе дә ул хакта онытырга тырышты. Тик... Бар да рәтләнде, үз урынына урнашты дигәннән соң да нигә иске яраларны ачып, каршыга сынаулар китереп куя икән бу язмыш дигәнең?

– Әни, әти, мин өйләнергә булдым, – диде беркөн улы. – Иртәгә сезне Луиза белән таныштырам. Әзер булып торыгыз.

Ык-мык килеп торырыга урын да калдырмады. Ярар, бераз иртәрәк булса да, барыбер бер өйләнәчәк бит инде, диештеләр бер-беренә Рания белән ире Радик.

Икенче көнне егет кызны алып та кайтты. Рания Луизаны күрүгә, бер агарды, бер күгәрде, аннан кызга карап телсез калды. Нәкъ Зөлфәт бит бу. Койган да каплаган. Юк, моның кадәр үк охшашлык булырга мөмкин түгел. Луиза аның кызы! Кактырып-суктырып сораша башлады.

– Тууга әни мине балалар йорты ишек төбенә ташлап калдырган. Икенче көнне әтием белән әнием алып кайтканнар. Мине әтиемә ошаган да диләр әле, – диде кыз.

– Нинди миһербансыз хатын. Ничек андыйларны җир тотып тора, – дип үз фикереп әйтеп тә куйды Радик.

Рания җир ярылса, җир тишегенә төшеп китәрдәй булып утырды. Юк, бу хатынның үзе икәнен улы да, ире дә, Луиза да белергә тиеш түгел. Шулай ук аларга өйләнешергә дә ярамый. Икесе дә бер әнидән бит. Нишләргә, ә, нишләргә?

– Бәлкем, ул хатын шул адымга барырга мәҗбүр булгандыр?!

Аның бу сүзләрен ишеттеләрме, юкмы, әмма каршы әйтүче булмады. 

Ул төнне йоклый алмады хатын. Уйлар үзенекен итте, шул төнне йөрәк өянәге килеп, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып киттеләр. “Әни, Луизаны яратмадың, ахры? Безнең өйләнешүгә каршымы әллә син?” Икенче көнне хәлен белергә килгән улының бу сорауларына ничек җавап бирергә дә белмәде Рания. Хастаханәдән чыгыйм, аннан сөйләшербез, генә диде.

– Әни, мин аны бик нык яратам, зинһар, каршы килмә, яме. Иртәгә синең янга аның әтисе киләчәк. Сөйләшеп бетерегез инде. Мин сиңа ышанам, әни.

Улының бу сүзләре ананың йөрәген телгәләде. Икенче көнне аның янына чыннан да Луизаның әтисе килде. Палатага килеп керүгә хатынның йөрәге жу итеп куйды. “Зөлфәт?” – диюдән башка бер сүз әйтә алмады Рания.

– Рания?! Ниһаять, сине таптым! Күпме эзләдем бит мин сине, күпме эзләдем. Кая юкка чыктың соң син? – дип кабатлады югалып калган ир Раниянең кулларыннан тотып һәм бу мизгелдә ни өчен килүе турында да онытып. – Менә бит, язмыш безне үзе очраштырды. Гаепле мин синең алдыңда, кадерлем минем, бердәнберем, бик нык гаепле. Зинһар, кичерә алсаң, кичер мине.

Хатын ирнең бите буйлап агып төшкән күз яшьләренә карап торды да башын читкә борды. Соң шул инде, Зөлфәт, соң. Бик соң.

– Язмыш? Нигә шундый явыз икән соң бу язмыш? Мин бик аз кичердеммени? Нигә тагын шундый сынау алдына куйды ул мине, – дип өзгәләнде Рания, аннан үзе белән ни булганын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

Ни өчен иң авыр вакытта үзен ташлап киткән, озак еллардан бирле аның барлыгын да белмәгән ир алдында ачылып китте соң әле ул? Эчен бушатасы килдеме? Бер-ике җылы сүзен, күз яшьләрен күрүгә гафу иттеме? Юк, алай җиңел генә кичереп булмый Зөлфәтне. Монда дөреслекне ачыкларга, алар алдында килеп туган кыен хәлдән чыгу юлын табарга кирәк. Рания шикләнеп кенә булмый. Ире аны аңламаячак. Бер Зөлфәт кенә ярдәм итә алачак. Ярдәм итәргә теләсә... Әгәр теләмәсә?.. Хатын иреннәрен кысып күзләрен йомды. Тагын чарасызлык. Башка юл бармы? Юк.  

– Луиза безнең кызыбыз. Мин аны күрү белән аңладым. Нәкъ син бит ул. Ә баласын калдырып киткән җансыз хатын мин ул. Син мине шуңа китереп җиткердең, Зөлфәт. Минем башка юлым юк иде. Хастаханәдән чыккач бардым мин анда, тик тәрбиягә алдылар, диделәр. Тәрбиягә алучы син булгансың икән, – диде Рания. – Шунысына сөенәм, чит кеше түгел, әтисе үстергән.

– Сине эзләдем. Таба алмадым. Өйләндем. Балабыз булмады.  Каргышың төшкәндер, дип уйладым. Тәрбиягә бала алырга булдык. Үзебезгә ошаганракны озак эзләдек. Луизаны күрү белән ошаттык. Аны миңа ошаган, ничек алай була ала икән, дигәннәр иде инде.

– Нишлибез, Зөлфәт? Алар өйләнешергә тиеш түгел, беләсеңме?

– Беләм, Рания. Дөресен сөйләргә туры киләчәк, башка юл юк.

– Алар бер-берсен яраталр бит. Бәхетләренә үзебез үк нокта куябызмы? Ә минем хакта уйладыңмы? Ничек яшәрмен? Мин тагын газапларга дучар буламмы? Ирем дә, улым да, кызым да гафу итмәячәк мине.

– Үтенеп сорыйм, син тынычлан. Елама. Ярсыма. Бу эшне миңа калдыр. Мин үзем гаепле барсына. Һәм үз хатамны үзем төзәтергә тиеш. Әгәр гафу итмиләр икән, мин сине беркайчан да ташламам, соңгы көнгә кадәр бергә булырбыз. Син миңа ышынасыңмы, Рания? – диде Зөлфәт Раниясенең күзләренә карап. Хатын дәшмәде. Күзләрен генә йомып алды. Ир аны аңлады.

Икенче көнне Рания янына берәү дә килмәде. Бетте, бар да бетте, дип уйлады ул. “Нишлисең, язмыштан узып булмый. Газизен ташлап киткән өчен Аллаһы Тәгалә аны шулай җәзаларга булгандыр. Мин гаепле һәм бу авыр йөкне күтәрергә әзер”, – дип юатырга теләде хатын үзен.

Өченче көнне дә килүче булмады. Аны хастаханәдән чыгарырга тиешләр иде. Үзе генә җыенып Рания билгесезлеккә юл алды.

Әмма... Хастаханә ишеген ачып чыгуы булды, әни, дип кычкырып, Луиза белән улы Азат аның кочагына атылды. Ә читтә чәчәк бәйләмнәре тотып, ире белән Зөлфәт елмаеп басып торалар иде. Рания битләре буйлап агып төшкән күз яшьләрен сизмәде дә.

– Рәхмәт сиңа, Зөлфәт.

Ул кычкырып әйткән кебек булган иде, бактың исә иреннәре генә селкенгән икән. Әмма Зөлфәт Ранияне аңлады.       

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X