http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Минһаҗ Кашапов: “Тешне кысып түздек, дәшмәдек!”

Тешне кызып түздек, дәшмәдек, – дип яза бүгенге көндә Арчада яшәүче, шигъри җанлы, сугыш чоры баласы Минһаҗ Кашапов.

 

Сугыш чоры балалары без дә,

Әткәйләрдән туып калганнар. 

Имән кебек таза ир-егетләр

Яу кырында башын салганнар.

 

Сугыш чоры балалары без дә,

Шуңа шаһит булып яшәдек.

Сагыш, ачлык, кайгы ишек какты,

Тешне кызып түздек, дәшмәдек, – дип яза бүгенге көндә Арчада яшәүче, шигъри җанлы, сугыш чоры баласы Минһаҗ Кашапов.

 

“Черек бәрәңгедән пешкән  күмәчтән дә тәмле ризык юк иде”

Минһаҗ Кашапов 1941 елның 5 маенда Казан шәһәрендә дөньяга килә. Әтисе – Кашапов Хәмәт Бөек Ватан сугышында һәлак була. Әнисе белән Әтнә районы Югары Көек авылына күченеп кайта. Минһаҗ Кашапов авылда тәрбияләнеп үсә. “Сугыштан соңгы авыр еллар, ашарга юк, өскә кием юк. Язын басудан черек бәрәңге җыеп ашаулар, ипи күрмәде инде безнең буын, шул черек бәрәңгедән пешкән  күмәчтән дә тәмле ризык юк иде дип”, – искә алды авыр елларны Минһаҗ абый. 1959 елда Күлле Киме урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә укыганда дәресләр беткәч, авылда почта тарата. Минһаҗ абый күбрәк әби тәрбиясендә үсә. Иптәшләре: “Сиңа рәхәт, нәрсә телисең шуны эшли аласың”, – дип көнләшеп тә куялар. Дөрестән тә, Минһаҗ абый ирекле бала була, кая барасы килсә шунда бара, нәрсә белән шөгыльләнәсе килсә шуның белән шөгыльләнеп тәрбияле кеше булып үсә. Авыр эшләрдән дә читтә калмый: печән чабу, урман кисү, кул белән такта яру, бакча казу...

“Көрәштә осталык кирәк”

1961-1963 елларда армия сафларында хезмәт итә. Зур спортка юлны шунда башлап җибәрә. Матди мөмкинлекләре чикле булса да, ихтыяр көченең зур булуы аркасында, 1972 елда Мәскәүнең Үзәк тренерлар мәктәбен, ә 1979 елда КГПИның тарих бүлеген, Югары партия мәктәбен тәмамлый. Түбән Көек мәктәбендә физкультура фәнен укыта, Арча районы Урта Курса авылында мәктәп директоры булып эшли, тарих фәнен укыта. 22 ел гомерен балаларны тәрбияләүгә багышлый. “Күңел тарткан өчен тарих фәнен сайладым, тарих укытучысы булдым”, – диде ул безгә. Кеченәдән Минһаҗ абый көрәшче булып тәрбияләнгән, аның төп шөгыле спорт була. Ул хәтта иң зур уңыш – СССРның спорт мастеры дигән мактаулы исемгә лаек була. Авыл сабантуйларында куп тапкырлар баш батыр  булып кала. “Минһаҗ абый, Сез үзегез чандыр гына, ничек менә күп тапкырлар баш батыр булып кала алдыгыз? Сере нидә?” –  дип сорадым аннан.

Реклама
https://www.арскавто.рф/?erid=2VtzqxcFCPz

 –  Көрәштә җиңүгә ирешү өчен осталык кирәк. Осталык булмаса, көрәш мәйданына чыгуга ботарлап аталар. Төрле алымнарны дөрес куллану, омтылыш кирәк. Һәм, әлбәттә, вакытында шөгыльләнеп, көчне тупларга... Эш гәүдә торышында түгел, ә күңел халәтендә. – дип сөйләде Минһаҗ абый.

 

“Җүләр кеше генә яратмаска мөмкин”

Кечкенәдән шигъри җанлы бала булып үсә ул. Шигырь язу – балачактагы мавыгуы, үзенең зур теләге. Минһаҗ абый 5 нче сыйныфта укыган вакытларда ук шигырьләр иҗат итә башлый. “Аз гына бушасам да шигырь язам. Кызганыч, буш вакытым булмады. Шигърият кешенең күңелендә була ул. Мәҗбүри шигырь яздырып булмый. Җаныма якын темаларга язам”, – дип эчкерсез елмайды Минһаҗ абый.

“Минһаҗ абый шигырьләрегезне укыганда, хәйран гына гүзәл ханымнар турында язылганнарына юлыктым. Бу тема сезгә якын ахрысы”,- дигән сорауны сорап бетерә алмадым: “Кызларга язмый кала алмыйм, алар нечкә күңелле, үпкәләргә мөмкиннәр. Ярату - һәркемнең күңелендә,җүләр кеше генә яратмаска мөмкин ” , - дип матур гына әйтеп куйды.

    

    Бүгенге көндә тормыш иптәше Мәрьям апа белән булганына шөкер итеп, бүгенге көнгә сөенеп Арча шәһәрендә яшиләр. Бер кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, хәрби лётчик булып эшләгән бер уллары авариядә һәлак була. Минһаҗ Кашапов турында язмамны аның шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:

Шатланабыз, бераз өстәсәләр,

Бездән йолкысалар, дәшмибез.

Якты киләчәккә өмет белән

Яшибез дә әле яшибез...

 

Гөлүсә Хаҗиева, "Казан арты" музееның этнография бүлеге җитәкчесе

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев