erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мине нахакка төрмәгә утырттылар

Атлар, этләр һәм кешеләр

Сугыштан соң да тормыш бик авыр була әле, ачлык үзәкләренә үтә.

– Арча станциясендә поезддан төшеп урамга чыккач җыелып торган кешеләр  янына килдем, – дип сөйләгән иде әти. – Уртада җигүле ат, кожан кигән, аркасына юл капчыгы аскан бер ир атка ипи ашата. Авыздан сулар килеп шаккатып шуны карап тордык. Халык ач, ә бу атка ипи ашата!

Әти түзмәгән, бу кеше янына килеп юмартлыгының сәбәбен сораган.

– Мин үз гомеремдә кешеләргә күп яхшылыклар эшләдем. Ә алар мине нахакка төрмәгә утырттылар, – дигән ул. – Исән-сау котылып кайтсам, берәр атка ипи ашатырмын, дип адарынган идем. Атлар яхшылыкны яхшырак аңлый...

Шулайдыр шул, ат кешеләргә күпме игелекләр эшләгән: йөк ташыган, утыртып йөрткән, җир сукалаган, тырмалаган...

Без малай     чакта авыл кешеләре сөйләгән шаккатыргыч бер  хәл әле дә истә. “Дулкын” кушаматлы чабыш атында чапкан егет ничектер аттан егылып төшеп кала. Аягын имгәтә бу, тора да алмый. Ә ярышларда гел алда килергә күнеккән ат чабуын дәвам итә, бу юлы да беренче килә. Әмма ул туктарга  уйламый да, кире чабып барып хуҗасы янына тезләнә, тегесе үрмәләп ат өстенә менеп утыра...

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов тетрәндерерлек хәл турында сөйләде. Аның улы Айзатның крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Яхшы нәселле атлар үрчетәләр анда. Чит илдән кайтарылган бия бик матур тай тудыра. Әнисе яныннан китми саклый аны, тай көннән-көн матурлана бара. Күз тимәсен дип кешеләргә бик күрсәтергә тырышмыйлар. Әмма бер кунак бик үҗәт булып чыга, дәрәҗәсе буенча каршы да килеп булмый үзенә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Берничә көннән гүзәл җан иясе боега башлый, ашамый-эчми, уйнакламый. Үлеп тә китә бу. Бичара бия дә ашаудан туктый, башын гел баласына терәп тора, дөньядан гаме китә моның. Әлеге фаҗигане күз яшьләре белән күзәтеп торган кешеләр нишләргә дә белмиләр.

Тайны әнисе яныннан ничек алырга?

– Әнисе баласы яныннан китмәсме, дип ярты көн көттек, – ди Шәйдулла Имамович. – Юк, китмәде, шул катып калган килеш басып тора бирде. Алмыйча да булмый. Егетләр тайны күтәреп алып чыктылар. Ишекне ябуга дөбердәгән тавыш ишеттек. Кире кереп карасак – бия егылып үлеп ята...

Ветеринарлар биянең йөрәге ярылган дигән диагноз куя. Баласын югалтуны күтәрә алмаган, бичара...

Кеше үзен иң акыллы җан иясе дип санаса да, моның белән һәрвакытта да килешеп бетәсе килми.

Бер елны Казандагы туганнар немец овчаркасы баласын алып кайтып бирделәр. Бик тә матур эт булып үсеп җитте ул. Казансу елгасы янәшәдә генә, буш вакытларда балыкка төшеп утырам. Эт тә минем белән, бик тере, уйнап туя алмый. Бервакыт кармак сабын куярга дип япьле таяк әзерләдем, аны су эченәрәк кадап куярга кирәк. Суга керә башлауга кемдер костюм итәгеннән тарта башлады. Борылып карасам – этем дүрт аягын җиргә терәгән дә, костюм итәгеннән кабып мине артка тарта! Үзенчә суга батудан коткара, имеш! Алты айлык җан иясенә мондый акыл каян килгән?

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X