erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Миңнеханов Татарстанда коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында махсус режим кертте

Әлеге режим массакүләм чараларны чикләү һәм дәүләт хезмәткәрләренең чит илгә командировкаларын кичектерүне үз эченә ала.

Коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертте. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Халыкара спорт чаралары санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы кичектерелде, спорт матчлары тамашачылардан башка гына үткәреләчәк, мәдәни чаралар башка вакытка күчерелде. Планлаштырылган гастроль концертлары оештыручылар куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык таләпләрне катгый үтәгән һәм тамашачыларның сәламәтлеге өчен шәхсән җавап биргән очракта гына үткәреләчәк», - дип искәртте Галимова.

Моннан тыш, ТР Президенты тарафыннан дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең чит илгә барлык командировкаларын кичектерү турында карар кабул ителде. Республика предприятиеләре җитәкчеләре, барлык эш бирүчеләргә дә шундый киңәш бирелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы вәкилләре инфекция очраклары теркәлгән илләрдән кайткан кешеләргә бу хакта Роспотребнадзор хезмәткәрләренә хәбәр итәргә куша. Моның өчен республикада тәүлек әйләнәсе эшли торган кайнар элемтә булдырылды: +7(843)296-02-24. Үзегездә хәлсезлек тойсагыз, табибка киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X