erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Миңнеханов үзизоляциядә татарстанлыларга ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт әйтте

Ике айда республикада 210 меңгә якын азык-төлек җыелмасы әзерләгәннәр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гаиләләрдә җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләдә тәрбияләнүче балаларны, аеруча зыян күргән тармакта эшләүче үзмәшгуль һәм эшмәкәрләр балаларны һәм 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерны азык-төлек белән тәэмин итү акциясенә йомгак ясады. Акция «Ярдәм янәшә. Помощь рядом!» кысаларында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Ике айда республикада 210 меңгә якын азык-төлек җыелмасы әзерләнгән.

«Әһәмиятле социаль проектны гамәлгә ашыру өчен финанс ярдәм күрсәткән хәйриячеләргә  рәхмәт белдерәм. Монда бюджет акчалары юк. Хәйриячеләр, зур һәм кече компанияләр, эшмәкәрләр ярдәм итте», — диде Рөстәм Миңнеханов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Президенты «Бәхетле» компаниясенә һәм аның җитәкчесе Мөслимә Латыйповага азык-төлек җыелмаларына сыйфатлы төргән һәм оператив китергән өчен рәхмәт әйтте.

Әлегә бу җыелмалар сыйфаты буенча канәгатьсезлек белдерүче булмады. Алар бу эшкә җаваплы карады», — диде Татарстан Президенты.

Татар -информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X