erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Минем өчен могҗизалы Яңа ел булды бу

Нинди икән ул могҗизалы Яңа ел?

                                 Могҗизалы Яңа ел.

             Минем өчен  2021 нче ел шатлыклы,сөенечле вакыйгаларга  бик бай булды.Аеруча  декабрь ае могҗизалы, истәлекле булып чыкты.Мин башкалабыз Казанның иң матур данлыклы урыннарында булып,ел буена җитәрлек тәэсирләр алып кайттым.Алар әле дә күңелемне җылытып торалар.Шул хисләремне сезнең белән дә уртаклашасым килә.

“Президент чыршысы» на барып кайтуым үзе бер вакыйга! 25 нче декабрь көнне Арча районының иң сәләтле,тырыш  һәм актив укучылары автобусларга утырып,Казанга таба юл алдык.Шулай итеп , чыршы бәйрәме булачак «Баскет- холл» бинасына килеп җиткәнне сизми дә калдык.Минем бу бинага беренче тапкыр баруым.Андагы матурлыкка шаккатып калдым.Нәкъ кинофильмнардагыча махсус  төрле төстәге яктырткыч эффектлар бәйрәмгә үзенә бер төрле сихрилек өстәде. Барлык катнашучыларны Яңа ел белән ТР президенты Рөстәм Миңнеханов  үзе котлады. Актёрлары,биючеләре генә дә ни тора! Менә кайда ул үз эшенең осталары дип,соклануымның чиге булмады.Бу күңелле мизгелләр әле дә күз алдымда тора.Барлык оештыручыларга,мине искиткеч бәйрәмгә җибәргән мәктәбебез  коллективына бик рәхмәтле мин.

        Традицион республика чыршысы бәйрәменнән кайтып җитәргә дә өлгермәдем,Казаннан тагын бер чакыру килеп төшмәсенме?!Могҗиза дими ни дисең ! Хәер,башыннан сөйлим әле...

           2021 нче ел башыннан бирле  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән “Гаилә һәм мәктәп” журналы редакциясе  бергәләп “Туган тел  олимпиадасы” үткәргәннәр иде.Берничә турдан торган олимпиада биремнәрен мин дә бик яратып чиштем.Әнә шул олмпиадада катнашучы йөзләп эш арасында минем эшем беренче урынга лаек булган икән! Сигезенче сыйныфта укучы Шәмсиев Ислам һәм Йосыфова Диләнең исемнәре дә җиңүчеләр рәтендә! Кыскасы, 27 нче декабрь көнне  укытучыларыбыз Данис абый һәм  Зөлфия апа җитәкчелегендә КФУ га,җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына юл тоттык.Бик күңелле,Яңа ел могҗизаларына бай көн булып чыкты ул! Тантананы институт директоры Рәдиф абый Җамалетдинов ачып җибәрде.Олимпиада эшләрен тикшергән жюри әгъзасы, татар теле белеме кафедрасы доценты   Халисә апа Ширмән   быелгы эшләрне анализлап күрсәтте,быел  иҗади фикерләүчеләрнең аеруча күп булуын искәртте.”Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррир урынбасары Рәшит абый Минһаҗ бик тирән эчтәлекле чыгыш ясады.Аның милләтебез,туган телебез турындагы  фикерләрен бигрәк тә ошаттым.Аннары Кыш бабай тәм-томнары тутырылган, төрле истәлекле бүләкләр салынган кап һәм Мактау кәгазе тапшырдылар.Бу бик матур зур бинага,КФУ га беренче тапкыр аяк басуым.Шуңа да бераз аптырап, югалып калдым,лабиринт кебек тоелып китте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

           Матур җырлар белән үрелеп барган тантанадан соң,безне бина буенча экскурсиягә чакырдылар.Студентлар укый торган аудиторияләрне,һәр каттагы кызыклы урыннарны кызыксынып карап чыктык.Мин үземә күп яңа мәгълүмат алдым.

     Яңа ел бизәкләренә төренгән нурлы Казан матурлыгына сокланып,Бауман урамы бунча сәяхәт итеп,  кич белән генә туган авылыбызга кайтып кердек.”Макдональдос” ка кереп сыйланырга да өлгердек әле!

            Барлык укытучыларымны,сыйныфташларымны, авылдашларымны Яңа 2022 нче ел белән тәбрик итәм.Бу ел да бары тик күңелле вакыйгалар,матур очрашулар,бәхетле көннәр генә алып килсен!
 

Гайфуллин Наил,Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең IX сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X